Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖИР СӘГАТЕ»НӘ СИН ДӘ КУШЫЛ!

30 мартта 20.30да бөтен дөнья “Җир сәгате” акциясенә кушылачак. Бу көнне табигатьне саклауга битараф булмаган һәр кеше бер сәгатькә утны сүндерәчәк. Әлеге иң глобаль экологик акция 13нче тапкыр узачак. Аның төп максаты – табигатькә һәм планета байлыкларына җаваплы карау, экология проблемасына халыкны җәлеп итү. Син дә моңа үз өлешеңне кертә аласың!

Әлбәттә, бу акциягә кушылу һәркемнең үз теләге буенча башкарыла. Әлеге адымга барып, син планетаның киләчәгенә битараф түгелсең дигән сүз. Кешеләрнең өйләрендәге утлар белән бергә дөньяда танылган биналарның, истәлекле урыннарның яктырткычлары да сүнеп торачак. Чынлыкта, бу – символик характердагы акция һәм ул энергияне янга калдыру максатыннан эшләнелми.

“Җир сәгате” ("Час земли") дөньяда беренче тапкыр – 2007 елда, Россиядә 2009 елда уза.



Әгәр бернәрсәне дә үзгәртмәсәк, 2050 елга:


– азык-төлек җитми башлаячак (азык-төлекне кирәкле күләмдә генә сатып ал, дөньядагы азык-төлекнең 1/3 өлеше чүпкә ыргытыла);

– урманнардан колак кагачакбыз (принтер аша чыгартканда, бары тик бик кирәкле мәгълүмат булганын гына чыгарт, офиста чыгарылган кәгазьнең 45 проценты шул ук көнне чүплеккә ыргытыла);

– балыктан колак кагачакбыз (ванна түгел, ә душ кер – бу сулыкларның пычрану дәрәҗәсен киметәчәк. Бер ел эчендә Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр 2,5 Селигер күлен саклап кала ала);

– корылык, ташулардан интегәчәкбез (эшкә җәмәгать транспортында бар. Бер автомобиль елына 4,2 тонна сөрем газы бүлеп чыгара)

Бу – кызык!


·         Биналарның утларын сүндергәндә электр уты киеренкелегенең үзгәрүе электростанцияләр эшчәнлегенә берничек тәэсир  итми.


·         Дөньяда “Җир сәгате”ндә 2 миллиард кеше катнаша, 188 илдә 18 000 архитектура һәйкәлләренең яктырткычлары сүндерелә.


·         Россиядә бу акциягә ел саен 30 миллион кеше кушыла. Кремль, Кызыл мәйдан, ГУМ һәм тагын Мәскәүдәге 1800 бинаның яктырткычлары сүндерелә.


·         Россиядә быелгы акциянең темасы – “Табигать өчен җавап бир!”.



Биредә тест узып, “Җир сәгате” акциясендә катнашу турында сертификат алып була: СОРАШТЫРУ.




Ә утсыз калганда, нәрсәләр эшләп була соң?


[caption id="attachment_34673" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

1. Шәм кабызып кичке аш уздыру

Исегезгә төшерегез әле: сез кайчан якыннарыгыз белән соңгы тапкыр шәм яктысында аралаштыгыз? Шәм уты тыныч, дәвамлы әңгәмәгә өнди. Ә лампочканың якты уты, киресенчә, уңай һәм тискәре эмоцияләрне көчәйтә генә. Күпмедер вакытка утсыз калу – романтик яки дусларча кичке аш уздыру, рәхәтләнеп сөйләшер өчен менә дигән мөмкинлек.

2. Куркыныч вакыйгалар киче

Шәм яктысында уздырылган кич җан өшеткеч вакыйгаларны сөйләү өчен дә туры килә. Моның өчен куркыныч фильм, китап сценарийларын, әбиләрнең куркыныч хикәятләрен истә калдыру да җитә.

3. Күләгәләр театры

Бу олыларга да, балаларга да туры килә. Спектакльнең нигезе итеп яраткан әкиятне алырга мөмкин. Иң мөһиме – фантазияңне чикләмәү.

Экранны ишеккә элеп куелган ак жәймәдән ясарга мөмкин. Персонажларны алдан әзерләп куегыз. Алар уенчыклар, картоннан ясарга мөмкин.

4. Караңгыда уеннар уйнап булган уеннар


Шәм яктысында бик күп уеннар уйнарга мөмкин:

·​ Крокодил.

·​ Кем син? Персонажны бел.

·​ Мафия.

·​ Аркада рәсем ясау

·​ Дөреслек яки гамәл.

·​ Күз бәйләш.

·​ Бу ничек булды?

·​ Мин походка алам.

Соңгы ике уен сирәк очрый торганнар. Шуңа алар турында тулырак мәгълүмат бирәбез.

Күз бәйләш уены өчен ручка белән кәгазь кирәк булачак. Һәр кеше үз тормышында булган, әмма башкалар белмәгән фактны яза. Барлык уенчылар да язып бетергәч, кәгазьләрне бутыйлар. Чиратлашып кәгазьләрне тартып чыгаралар. Шушы фактларга таянып һәр кеше үз вакыйгасын булдыра. Аннары бар кеше дә дөреслектә нәрсә булганын сөйли.

·​  Мин походка алам.

Алып баручы үзенең походка барганын, команда жыйганлыгын сөйли. Командага эләгер өчен, катнашучылар «Мин походка барам һәм … (предмет исеме) алам», ди.

Моңа кадәр алып баручы кешеләрне сайлап алу өчен бер принцип уйлап таба. Мисал өчен, предметның икенче хәрефе «О» булырга тиеш. Уен катнашучыларның нинди принцип икәнлеген белгәнчегә кадәр дәвам итә.

5. Урамга чыгып, саф һава сулау, физик күнегүләр эшләү

Утсыз калсаң, өле бу мәҗбүри рәвештә өйдә утыру дигән сүз түгел. Әгәр урамда яхшы һава торышы икән, урамга чыгып керегез. Аулак урын табып йолдызларны күзәтсәгез дә була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев