Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КАЗАН ЭТАБЫ ГАЛА-КОНЦЕРТЫ УЗДЫ

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында «Наше время-Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче, йомгаклау Казан зона этабы тәмамланды. Фестивальнең 11-нче сезоны суперфиналында барлык катнашучылар да билгеле.

Гала-концертта катнашучыларны һәм кунакларны ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова сәламләде.

“Без фестивальдә катнашучылар белән еш кына җитештерү мәйданчыкларында, цехларда, лабораторияләрдә очрашабыз. Ләкин бүген эшче яшьләрнең иң талантлы вәкилләре үзләренең сәләтләрен сәхнәдә ачты. Талантлы кеше чыннан да һәрнәрсәдә талантлы. Фестивальдә катнашучылар яхшы чыгыш та ясый, заводларда һәм предприятиеләрдә дә эшли. Алар – безнең киләчәк”, - дип ассызыклады Марат Миңнебаев һәм һәркемгә уңышлар теләде.

Үз чиратында Айгөл Сабирова: “Эшче яшьләргә үзләренең иҗади потенциалын ачу мөмкинлеге бирә торган шундый фестивальләр булуы сөендерә”, - дип билгеләп үтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Россия Герое Рәсим Баксиков та кушылды. “Без бүген күргәннәрнең барысы да – гаҗәп. Ә бит алар профессиональ артистлар түгел, ә предприятиеләр, оешмалардан килгән егет-кызлар. Мин «Оргсинтез»ның, Дары заводының шундый көчле мәдәни программасы барлыгын белмәдем дә. Барлык катнашучылар да искиткеч”, - диде ул, тәэсирләре белән уртаклашып. Россия Герое фестивальдә катнашучыларга сәхнәдә генә түгел, һөнәри эшчәнлектә дә уңышлар теләде. Ә оешма һәм предприятие җитәкчеләренә фестиваль хәрәкәтендә катнашучы хезмәткәрләренә ярдәм итәргә онытмаска өндәде.

Фестивальнең беренче зона этабы Яр Чаллыда 6-7 октябрьдә, икенчесе – Әлмәттә 13 һәм 14 октябрьдә узды. Соңгы, өченче зона этабы Казанда 20 һәм 21 октябрьдә гөрләде. Казан этабында эшләүче яшьләрнең 600-гә якын вәкиле катнашты. Монда республика предприятиеләре һәм оешмаларыннан барлыгы 120-дән артык гариза теркәлгән. Гадәттәгечә, катнашучылар “Хореография”, “Музыка” һәм “Дан минуты” номинацияләрендә ярышты.

Казан этабы нәтиҗәләре буенча гомумкоманда хисабында фестивальнең Гран-присы өчен көрәшә алачак командалар билгеләнде. Алар – беренче урынны яулаган командалар: «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт казна дары заводы», «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ һәм С.П.Горбунова ис. Казан авиация заводы – “Туполев” АҖ филиалы. Исемлекне икенче урынны яулаган командалар дәвам итте: СИБУР “Казаньоргсинтез”, Чүпрәле районының “ТНВ-ТЯГ” яшьләр бүлеге, Яшел Үзәннең А.М.Горький ис. заводы. Гомумкоманда хисабында өченче урынга «Каратунское зерно» ҖЧҖ командасы ия булды. Өч зона туры лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьгә планлаштырылган фестивальнең Казанда узачак суперфиналында катнашачак. 

Гала-концерт Казанның «Пирамида»сында 20 ноябрьдә уза.

Быел «Наше время — Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 11-нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестивальнең бүләк фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, «Безнең заман герое» махсус бүләге иясенә 350 мең сум бирелә. 

Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк. Узган ел Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы ия булды. «Безнең заман герое» бүләге «КАМАЗ» ААҖ командасына тапшырылды.

2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан оештырылган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев