Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗНЕ БЫЕЛ ЧИПЛЫЙЛАРМЫ?

Коронавирус тормышыбызга кинәт килеп керде, барысын да үзгәртте һәм күп сораулар тудырды. Халык үз җавапларын да уйлап чыгара башлады. Билл Гейтс, чиплау һәм 5G турында мифлар – шул җавапларның бер төре.

Эпидемия таралу белән, аның килеп чыгуы турында берничә төрле версия барлыкка килгән  иде. «Кытай лабораторияләрендә биокорал ясаучылар ялгыш тараткан», «шул ук хәрбиләр эксперимент өчен махсус тараткан»; «кытайлар түгел, американнар тараткан», «американнар түгел, руслар чыгарган» дигән имеш-мимешләр дә булды. Бик тиздән дәүләт оешмаларыннан башка зур компанияләрнең дә барлыгын искә төшерделәр. Microsoftның элеккеге җитәкчесе Билл Гейтска барыннан да күбрәк эләкте. Аны вирусны махсус чыгарып, аннары вакцинасын халыкка таратып, шуның аша бөтен кешелекне чипларга теләүдә гаепләделәр.

Билл Гейтс безне чипларга тели

Билл Гейтс турында мифлар чынлыкта бик күп. Ни өчендер кешелекнең күпчелеге куллана торган Windows операцион системасын булдырган уйлап табучы һәм эшмәкәрне күпләр яратмый (яки аңламый). “Прививкалар аша кешелекне юкка чыгаручы да, яшерен генә дөнья белән идарә итүче дә шул Гейтс әфәнде” дип сөйләүчеләр байтак. Югыйсә Билл Гейтс ярты байлыгын (ә ул дөньяда иң бай кешеләрнең берсе) хәйрия өчен сарыф итә, дөньяның ярлы илләрендә яшәүчеләргә булыша.

Вакцина аша чиплау – сафсата һәм ялган. Ләкин бу уйдырманың килеп чыгуы табигый хәл. Ни өчен дисезме? Чөнки кешелек тарихы күрсәткәнчә, һәрбер эпидемия вакытында халык гаеплеләрне эзли. Урта гасырларда чума котырганда, Ауропада «гаеплеләр» дип кара мәчеләр, башка төстәге мәчеләр, «сихерче» хатын-кызлар һәм галимнәр игълан ителгән. Кешелекнең борынгы «дошманы» – яһүдләр хакында әйткән дә юк. Аңлашыла ки, мәчеләрне үтереп бетерүдән яки сихерчеләрне учакта яндырудан гына чума бетмәгән. Урта гасыр яһүдләренең чумадан чагыштырмача азрак үлүенең сәбәпчесе булган аерым яшәү принципларын без үзебез дә быел кулландык: урамнарга чыкмадык, күпләп җыелмадык.

Табигате таныш булмаган хәлләр килеп чыкканда, баш мие җавапларны ашыгып-ашыгып эзли. Аңа гади һәм тиз җавап кирәк. Чын фән һәрвакыт катлаулы, ул озак һәм төпченеп тикшеренә, галимнәрнең әйткән сүзләренә ышану авыр, чөнки ни әйткәннәре аңлашылмый да. «Безне үтереп бетерергә телиләр! Кол итәләр безне!» кебек шигарьләрнең мантыйгы да бар сыман тоела, җиңел дә кабул ителә. Андый сүзләргә баш мие үзеннән-үзе дәлилләр эзли һәм таба башлый.

Шулай да, чип һәм чиплау нәрсә ул?

«Чип» сүзе инглиз телендә юка пластинка дигәнне аңлата. Микросхема кристаллының пластинкасын элек «чип» дип атаганнар. Хәзерге телдә чип һәм интеграль схема, яки интеграль микросхема, яки микросхема – барысы да бер үк нәрсәләр. Гади итеп әйткәндә, юка гына пластина яки элпәдә урнаштырылган электрон схема була инде бу. Беренче микросхемалар 1950 елларның ахырында уйлап табыла. Ә 1971 елда Intel компаниясе бер кристаллы микропроцессор – микросхемаларның бер төрен  чыгара. Шул вакыттан башлап санак микропроцессорлары чоры  башлана. Хәзерге тормышыбызны заманча техникадан, ә заманча техниканы микросхема-чиплардан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел.

Кешеләрне чиплап буламы соң? Әлбәттә. Имплантант-микрочипларны йорт хайваннарының тәннәренә урнаштыру күптән бара инде. Песиегез югалып йөрергә яратса, менә дигән чара. 1998 елда Кевин Уорик дигән галим үзенә чип-имплантант куйдыра һәм 9 көн аның белән йөри. 2000 еллардан башлап бик күп кеше үзенә чип куйдырды. 2018 елдан Швециядә ирекле чиплау дәүләт тарафыннан да оештырыла.

Чип, гадәттә, кул тиресе эченә куела. Күпчелек чиплар интеграль схемадан һәм радио элементыннан тора. Ягъни ул сигналны җибәрә һәм кабул итә ала.

Үзләрен чиплаган кешеләр аны банк картасы, электрон билет, электрон ачкыч, медицина мәгълүматлары саклана торган база, Bitcoin янчыгы итеп куллана. Әлегә GPS белән кешенең хәрәкәтен күзәтә торган чиплар юк. Әмма аларны булдыру, әлбәттә, бик җиңел.

Чиплардан куркырга кирәкме? 2020 елда – юк. Коронавирус вакцинасы аша кешеләрне чипламаячаклар. Киләчәктә? Монысы хөкүмәтләрнең сәясәтеннән тора. Чиплар, башка технологияләр сыман ук, кешегә файдалы һәм зыянлы була ала. Дошманнар кулына эләккән очракта, әлбәттә, без зыян күрәчәкбез. Микрочип-имплантантлар күпләрнең тормышын җиңеләйтә ала.

Ә инде кешенең фундаменталь иреге турында борчылганда, шуны да искәртик: смартфоннар, Google һәм Facebook заманында безнең ирегебездән нәрсә генә калды? Кулыбызга чип куймасалар да, дөньякүләм эшли торган компанияләр һәрбер хәрәкәтебез турында мәгълүматка ия. Алар безнең нәрсә яратканыбызны, башкалар күрмәгәндә нәрсә укыганыбызны һәм караганыбызны белә. Шуңа күрә әүвәл смартфоннарыбызда һәм браузерларыбызда тәртип урнаштырыйк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев