Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗ КӨН САЕН КҮРЕП ИЯЛӘШКӘН БИНАЛАР

Казанга карата иң еш әйтелә торган сыйфатларның берсе колоритлылыктыр, мөгаен. Бу күп нәрсәләрдә чагыла: Казанлыларның менталитетында, күпмилләтле халкыбызда, аларның гореф-гадәтләрендә, һәм, әлбәттә, архитектурада. Без көн саен күреп ияләшкән биналар бик үзенчәлекле күренә. Ә бит чыннан да, Казанда өч чакрымлы радиуста гына да борокко, классицизм, модерн һәм башка күптөрле архитектура стильләрендә төзелгән йортларны очратырга була!

Мин исә сезне шәһәребездә киң таралган күренекле архитектура стильләре турында сөйләшергә чакырырга булдым. Безнең бүгенге «экскурсия» темасы – неоклассицизм стилендәге «сталинка»лар. Дөрес, күпкатлы әлеге йортлар хәтта туристик урыннар дип тә саналмый, истәлекле урыннар исәбенә дә керми, ләкин алар 100% игътибарга лаек, чөнки бу биналар тышкы кәяфәте һәм тарихы буенча зур әһәмияткә ия.

Казанның иң үзенчәлекле «сталинка»лары буенча топ әзерләдем. Монда объективлык, статистика, сораштырулар юк, бу бары тик тышкы кәяфәте һәм тарихы буенча миңа кызыклы күренгән биналар буенча иң субъектив гид J

Чернышевский урамында белгечләрнең өченче йорты

Адресы: Мәскәү ур., 23 йорт / Чернышевский ур., 24йорт

Төзелү еллары: 1937-1939

Архитекторы: Виктор Дубровин

Чернышевский һәм Мәскәү урамнары чатындагы бу йорт 1939 елда Владимир Изге Ана иконасы соборының архитектура комплексы урынында төзелә. Төзелеш тулысынча 1955 елда гына тәмамлана (өченче канатның соңгы өлеше барлыкка килә). Аның проектын РСФСРның Халык коммуналь хуҗалыгы комиссариатының фәнни-техник советы раслаган. Тик төзүчеләр клуб-ашханә, персонал өчен торак, балалар өчен ясле һәм бакчаны үз эченә алырга тиешле комплекс урынына 60 фатирга исәпләнгән йорт кына төзегәннәр. Бу йортны төрле елларда төрлечә атап йөрткәннәр: белгечләрнең өченче йорты, стахановчылар йорты, Казан вертолет заводы торак йорты. Ә халык телендә ул «яшел йорт» буларак билгеле. 2000 елгы ремонт вакытында аны алсу төскә буясалар да, тарихи төсне тиз арада кире кайтаралар. Йорт үзенең почмаклы конструкциясе һәм, әлбәттә, бельведеры белән кызыклы. Югарыдан бөтен шәһәр күренеше ачыла. Йортның яшел түбәсе Петербургны хәтерләтә, әгәр тоташ түбәләр күбрәк булса, анда Невадагы кебек йөреп булыр иде.

Йортларның парад һәм ишегалды фасадларының пластик эшләнеше аерым игътибарга лаек: фасадлар турыпочмаклы ярымколонналар, эркерлар һәм ризалитлар белән бизәлгән. Йорт үтеп баручылар өчен дә, анда яшәүчеләр өчен дә бер үк дәрәҗәдә матур күренергә тиеш булган. Стиле ягыннан «яшел йорт» конструктивлыкка якын. Йорт үз вакыты өчен бик алдынгы һәм заманча санала, чөнки Казан үзәгендәге азкатлы тарихи төзелешләр фонында ул бик зур булып тоелган. Өстәвенә ул шул чор архитекторларының киләчәктә шәһәр үсешен тәкъдим итү үрнәге дә булып торган. Төсенә килгәндә, яшел – 1930-нчы еллар архитектурасында киң таралган төсләрнең берсе, чөнки ул Сталинга бик ошый: аның күп кенә дачалары да шундый төстә була.

Декабристлар урамындагы он комбинаты торак йорты

Адресы: Декабристлар ур., 183 йорт

Төзелү еллары: 1949−1954

Архитекторлары: Павел Саначин, Георгий Солдатов

 

Шәһәрдәге иң биек торак сталинканы 1954 елда он комбинаты эшчеләре өчен төзиләр. Бина Декабристлар һәм Шамил Усманов урамнары кисешкән урында төзелгән. Килешәсездер, күпме еллар үтсә дә, әлеге йорт бүген дә Мәскәү районындагы иң матур биналарның берсе булып кала бирә. Көн азагында кояш, офык артына кереп киткәнче, бу йортны яктыртып, «иркәләп», үзенең иң якты төсләренә «буяган» бер мизгел була. Сокланып карап туймыйсың!

Бинаны бизәүдә типик архитектура элементлары кулланылган, шулай ук аерым үзенчәлекләр дә бар, мәсәлән, манара өстендәге бодай башаклары. Шулай ук бина шәһәрнең төп магистральләренең берсе булган парад архитектурасына туры килсен өчен, аның беренче һәм икенче катын зур масштабта ясаганнар.

Сталинкаларны Сталин төзегәнме?!

«Сталинка»лар – 1930 еллар азагыннан 1950 еллар уртасына кадәр, СССР белән И.В.Сталин идарә иткән вакытта төзелгән йортлар, атамасы да шуның белән бәйле. Алар – совет неоклассицизмы (яки Сталин ампиры) стилендә төзелгән күпкатлы йортлар. Бу – биек тәрәзәле һәм киң подъездлы кирпеч йортлар, еш кына алар лепнина, роспись яки мозаикалы паннолар белән бизәлгән була. Мондый фатирларда түшәмнәр биек, бүлмәләр иркен, диварлар тавыш үткәрми. Сталин корылмасындагы йортларда бер бүлмәле фатирлар юк диярлек. Күп бүлмәлеләрнең мәйданы кайчак хәтта 160 квадрат метрга җитә! Сталинкаларның үзенчәлеге нидә соң? Гәрчә соңрак бер типта эшләнсәләр дә, бу йортлар автор проектлары буенча төзелгән. Стандарт булмаган төзелеше, фасады белән сталинкалар архитектура һәйкәлләре дип танылырга хокуклы да инде. Моннан тыш, сталинкаларны проектлаганда архитекторлар дворяннарның уңайлылык стандартларына нигезләнгән. Бу фатирлар әле дә дәрәҗәле санала һәм популярлыгын югалтмый.

Талия ТӨХФӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев