Логотип Идель
Бу – тема!

ФУТБОЛДА ИҢ ЗУР СЧЁТ - 149:0

Ә син белә идеңме: элек футбол уены башланыр алдыннан, командаларның ике капитаны да, хөрмәт йөзеннән бер-берсенә чәчәк бәйләме биргәннәр.

Футбол – хәзерге вакытта дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе. Һәм әлеге спортның ел вакыйгасын – УЕФА Чемпионнар Лигасын көткән арада футбол турында берничә кызыклы факт укырга тәкъдим итәм.

Футбол уены кайчан һәм кайда барлыкка килә?

Футбол кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында төгәл белүче юк, чөнки төрле вакытта, төрле илләрдә туп белән уйнала торган охшаш уеннар булган. Англиядә студентларның уку йортларында хәзерге заманча футбол рәвешендә уен таныла. Әлеге уен көндәшләрнең капкасына аяк яки тәннең бүтән бер өлеше белән туп кертү формасында була. Шулай итеп, футбол XIX гасырда барлыкка килгән, дип санала. Ләкин иптәшләрчә уеннар үткәргәндә, һәрбер уку йортының футболга карата үзенең кагыйдәләре булу сәбәпле, уенны үткәрү бик авыр була. Бераздан 1855 елда беренче футбол клубы «Шеффилд» барлыкка килә. 1863 елда Англиянең Футбол ассоциациясе законнар җыентыгы кабул итә, шул вакыттан әлеге датаны бөек спортның туган көне, дип йөртә башлыйлар.

Рәхмәт сезгә, бөек көчләр!

Бразилиядә уен вакытында парашютистлар группасын җил футбол кырының уртасына илтеп ташлый. Парашютистларның берсе хәзер үк тупны тотарга җыенган капкачы өстенә төшә. Шулай итеп, туп капкага кереп китә, әлбәттә, гол кертелгән команданың моңа бик ачуы килә, ә арбитр: «Бу хәл бөек көчләр аркасында булды», дигән сүзләр белән голны барыбер саный.

Хөкемдар күрмәгәндә ярыймы?

Британ утрауларында томан – гадәти күренеш, ләкин ике Шотландия командасының уены барган вакытта уйга сыя алмый торган хәл була. Уен вакытында томан шуның кадәр куера ки, футболистлар бер-берсен һәм тупны күрми башлыйлар, озак эзләнәләр. Бервакыт хөкемдарга футбол кырында уйнаучыларның саны арткан булып тоела. Беренче итеп ул алмаш футболистлар утырган утыргычка бара, анда беркем дә булмаганын күрә. Арбитр шунда ук уенны туктата, ә барлык уенчылар да футбол уйнарга киткән булалар. Шулай итеп, арбитр күрмәгәндә берьюлы 30 уенчы туп типкән икән.

Футбол уенчылары үпкәли дә беләләр мени?!

Тарихта футболда иң зур счёт Мадагаскар чемпионатында теркәлә. Ул вакытта «AS Adema» клубы «Stade Olympique l’Emyrne» командасын 149:0 белән җиңә. Иң кызыгы шунда: барлык голларны футболистлар үзләренең капкасына кертәләр. Ни өчен дигәндә, уенчылар арбитрның карары белән риза булмыйлар, үпкәләп уен беткәнчегә кадәр йөз иллегә якын гол кертәләр. Уенда, әлбәттә, җиңеләләр, ләкин тарихка кереп калалар.

 Футбол археологы

Италияның кечкенә генә Асти шәһәрчегендә Маскио исемле уенчы тупка типкәндә, аягы ялгыш кырыйга китеп, бик җитди травма ала. Шул вакытта ул аягы белән җирне "тишә", соңыннан әлеге грунтны бик каты тикшерәләр, һәм... кыйммәтле тарихи казылма – скелет – табалар. Маскио шуның өчен зур акчалата премия ала һәм «археологик тикшеренүгә тартылу өчен» дигән мактаулы билгегә лаек була.

Бөек көчләр янәдән ярдәмгә килә

1973 елда «Спарта» (Роттердам) уенчысы «Барселона» футбол клубы белән уйнаганда, тупны читкәрәк ату максаты белән аны бик зур биеклеккә җибәрә. Тупны җил үзенең көче белән алып китә, һавада туп шартлый һәм, формасыз төергә әйләнеп, кире җиргә төшә дә… «Барселона» клубының капкасына эләгә! Форес исемле хөкемдар тупны алыштырырга куша, «Барселона» командасының әлеге карар белән риза килмәвенә карамастан, голны барыбер булды, дип саный.

Алсу Гыйльманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев