БЕР РИВАЯТЬ ТАРИХЫ

Минем әле беркайчан да ак мөгезборыннарны күргәнем булмады...

Алар барлыгы турында да мин кичә биология дәресендә генә белдем. Бу сирәк очрый торган хайваннар безнең планета 50 миллион елга якын яшиләр икән инде. Чагыштыру өчен – кешелек тарихына да әле 50 мең ел гына.

Ак мөгезборын зурлыгы ягыннан Җир шарында яшәүче җир хайваннарыннан филгә генә оттыра. Аның мөгезе генә дә метр ярымга җитәргә мөмкин. Әле шуңа өстәп, үзләренең усалрак туганнары кара мөгезборыннардан аермалы буларак, ак мөгезборыннар бик тыныч һәм юаш холыклы.

Баксаң, бу гигант ак та түгел икән! Африкаанс телденнән «киң чырайлы» гыйбарәсен инглиз теленә ялгыш тәрҗемә итүдән генә аңа шул атама ябышып калган.

[caption id="attachment_32917" align="alignright" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Ә беләсезме, мөгезборыннарның иң якын туганнары да, су үгезләре – бегемотлар түгел, ә атлар икән бит. Кызык, әйеме? Шунда ук күз алдына мифик бермөгезләр килеп баса… Инҗилдәге Мәрьям Анага Яхшы хәбәр тарихында шундый бер аллегория бар, ул «бермөгезгә мистик ау» дип атала. Ул пакълык символы булган бермөгезне бары тик гыйффәтле кыз бала гына кулга ияләштерә алуы турындагы риваятькә ишарәли. Анда аучы образында Җабраил фәрештә, гыйффәтле кыз образында – Мәрьәм Ана бирелә, һәм мистик бермөгез – Гайсә пәйгамбәрнең җирдәге сыену урыны булып та тора.

Ләкин бу тарихтан аермалы буларак, җир «бермөгезләре»нең язмышы җиһандагы яктылык белән караңгылык сугышын хәтерләтә. Аларны браконьерлар эзәрлекли, мөгезләре шифалы дигән сылтау белән, бер гаепсезгә үтерәләр. Соңгы биш елда гына да бу гаҗәеп хайваннарның егерме меңгә якыны юк ителгән. Мөгезборыннарга законсыз ау бөтендөнья намуссызларын гел кызыктырып тора. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүгенгә җир йөзендә нибары өч ак мөгезборын калган. Нибары өчәү!

Бичара бу хайваннарны хәрбиләр автоматлар тотып саклый, галимнәр, киләчәктә әлеге төрне теоретик яктан булса да, яңадан торгызу мөмкинлеге булсын дип, генетик материал туплый, дип тә язалар хәтта кайбер чыганакларда…

Күз алдыбызда Җиребездә моннан миллион еллар элек барлыкка килгән табигать әсәре юкка чыгуын аңлыйбызмы икән без? Кемдер «табигый сайланыш», «антропоген фактор» дияр, ә минемчә, барысына да безнең комсызлыгыбыз, явызлыгыбыз һәм ваемсызлыгыбыз гаепле. Ирексездән 50 ел эңчендә 100 000 акуланың башына җиткән Капитан Акулья Смерть кушаматлы Вилли Янг тарихы искә төшә.

Миңа калса, безнең дөньяда хайваннар түгел, ә безне кеше иткән төп сыйфатлар – Кешелеклелек һәм Мәрхәмәт юкка чыга бара!

Минем әле беркайчан да ак мөгезборыннарны күргәнем булмады...

Ә сезнең?..

Кәрим Шамгунов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2480
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2316
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1963
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019