Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕР ПЛЮС ТА КҮРМИМ...» ЯКИ ДИСТАНЦИОН УКУ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ

Яз җитүгә урамга, саф һавага чыгарга ашкынып торсак, быел исә хәлләр башкачарак... COVID-19 пандемиясе барлык планнарны да күккә очырды! Шуңа бәйле рәвештә бик күп проблемалар да калкып чыкты, шулар арасыннан иң мөһиме, мөгаен, уку-укыту мәсьәләседер.

Белем алу процессы, кызганычка каршымы, әллә бәхеткә каршымы, тукталып тормый, мәктәп укучылары да, студентлар да Интернет мөмкинлекләреннән файдалана: паралар, дәресләр үткәрелә. Әйтик, мәктәпләр онлайн уку режимына күчтеләр һәм күбесенчә Zoom кушымтасын кулланалар. Дистанцион укуга күчкән ВУЗларда ниндирәк вәзгыять хөкем сөрә икән? Бу сорауга төрле югары уку йортларында белем алучы студентлар җавап бирде.

Рәзилә Газизова, КАИның мәгълүмати куркынычсызлык (информационная безопасность) юнәлеше студенты, 2 курс:

Күп очракта укытучылар миңа, ягъни старостага, биремнәр җибәрәләр, ә мин аны, үз чиратымда, башкаларга таратам. КАИның BlackBoard электрон белем бирү даирәсе белән дә кулланабыз. Гадәттә, электрон почта яки WhatsApp аша аралашабыз, өй эшләрен дә шуннан гына җибәрәбез. Лекция, лаборатор һәм мөстәкыйль биремнәр онлайн форматка түгел, ә нәкъ менә “эшләп җибәрү” методына корылган... Әлбәттә, өйдәге шартлада лаборатор эшләрне башкаруы  авыр, чөнки киңәш бирер, өйрәтер кеше юк! Шулай ук институттагы компьютерларга урнаштырылган кушымталарның бездә булмавы да кыенлыклар тудырды... Кыскасы, дистанцион уку минем өчен түгел!

Алисә Вафина, КФУның Халыкара Мөнәсәбәтләр Институтының  Культурология юнәлеше студенты, 4 курс:

 “Дистанцион укуга күчәбез” дигән яңалыкны ишеткәч, куандым: быел соңгы курс, димәк, диплом язарга буш вакыт булачак; транспортка акча ягыннан да зур экономия! КФУда дистанцион укуны тиз оештырдылар, программа белән танышу авыр булмады: Microsoft Teams кушымтасында онлайн-паралар бара яки кайбер биремнәрне почта яки КФУ сайтындагы шәхси кабинетка жибәрәләр. Беренче көннәрне укытучылар һәм төркемдәшләр белән болай аралашу кызык иде. Әмма мондый уку тиз алҗытты... Лекцияләрне аңлау кыенлашты, чөнки, өйдә укыганда ,игътибарны бер җиргә генә юнәлтү авыр, биремнәр, өй эшләре дә күбәйде. Тагын бер зур минус – сессия бирү, диплом яклаулар ничек, кайчан узасы билгесез...

Айбулат Гарипов, КГАСУның Төзелеш Институтының Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше юнәлеше студенты, 1 курс:

Дистанцион укуның бер “плюс”ын да күрмим, тулаем “минус”лар гына: Өеп-өеп биремнәр бирәләр, аңлашылмаган вакытларда сорарга янда укытучы юк, курсташлар да сагындырды. Биремнәрне Майл аша эшләп җибәрәбез, бары тик инглиз телен генә онлайн рәвештә Дискорд кушымтасы аша укыйбыз.

Гөлүсә Салихова, КГМУның дәвалау факультеты студенты, 5 курс:

Безнең һәр иртәбез WhatsApp тагы “перекличка”дан башлана. Барлык лекция, презентация, сылтамалар көн саен КГМУның уку-укыту порталына эленә, ул мәгълүмат белән без 12гә кадәр танышып чыгарга һәм 10 минут эчендә тест эшләп җибәрергә тиешбез. Шулай ук онлайн-паралар да булырга мөмкин. Дистанцион уку башта ошамаган иде, ә хәзер, киресенчә лекцияләрне мондый форматта тыңлау җайлырак сыман. Әмма булачак табибларга  читтән торып уку уңайлы дип санамыйм. Шулай ук, дистанцион уку  буш вакытны арттырды. Күп студентларга ул хәзер бик кирәк, чөнки  алар коронавирус афәте белән көрәшергә ярдәм итәләр!

Гөлинә Гумерова, Репин исемендәге СПб ГАИЖСАның рәсем сәнгате факультеты студенты, 1 курс:

Без дистанцион рәвештә бары тик махсус фәннәрне генә укыйбыз, укытучылар белән WhatsApp, ВКонтакте аша аралашабыз. Болай белем алу, әлбәттә, уңайсыз, чөнки рәсем, эскизларны укытучылар чынбарлыкта күрергә, бәя бирергә тиешләр. Уңай як минем очракта бары тик бер генә  башкаларның рәсемен күрмисең, үзеңнең фантазияңә киңлек арта...

Студенлар фикере белән мин дә, һичшиксез, килешәм. Дистанцион уку, үзизоляция исә кешеләрне бары тик яхшы якка гына үзгәртер дип өметләнәм. Бу вакыйгалардан соң якыннарыбызның, тере аралашуның һәм, гомумән, тормышта яшәүнең  рәхәт-бәхет икәнлеген аңласак, кадерен белсәк иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев