Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЛЕМ КӨНЕНДӘ ХАЛЫК СӘНГАТЬ КӘСЕПЛӘРЕ БУЕНЧА СЫЙНЫФ СӘГАТЬЛӘРЕ УЗДЫ

Белем бәйрәме көне уңаеннан узган тантаналы линейкадан соң, Казанның Идел буе районының 69 номерлы мәктәбендә «Халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре» темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары Татарстан халыклары бәйрәмнәре, милли киемнәр, татар орнаментлары һәм һөнәрләре белән танышты. Шулай ук укучыларга Казан халык сәнгать кәсепләре техникумыннан килеп, остаханә дә күрсәттеләр.

Әлеге сыйныф сәгатьләре Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылган. 

«Сыйныф сәгатьләрендә, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, борынгы милли традицияләрне торгызу мөһимлеге турында сөйлибез. Мәктәп базасында балалар сәнгать мәктәбе дә эшли, ул укучыларның Халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә», – дип сөйләде мәктәп директоры Елена Рычагова.

Укытучыларның да, укучыларның да сыйныф сәгатьләренә әзерләнгәне яхшы күренде. Кайбер укучылар түбәтәй һәм калфактан килгән иде. Әмма ул дәресләрдә бер тапкыр да татар телендәге сүзләр яңгырамады. Татар милли кием, һөнәрләре һәм бизәкләре турында сөйләгәндә, юри генә булса да берәр татарча сүзне кыстырмаулары гаҗәпкә калдырды. Бөтен балаларның да татар телен белеп бетермәве аңлашыла, ләкин үз телебез һәм мәдәниятебез турында русча сөйләүне күңел кабул итеп бетермәде.

Соңыннан өлкән сыйныф укучыларына Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы укытучысы остаханә үткәрде. Егетләр һәм кызлар күн тукымадан лалә чәчәген хәтерләткән брошь ясады. «Синеңчә, Татарстан бренды ул нәрсә?» дигән сорауга укучылар татар милли киемнәрен (түбәтәй) һәм милли ашларны санады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев