Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР ҖӘРӘХӘТЛӘНҮЕН НИЧЕК БУЛДЫРМЫЙ КАЛЫРГА?

Дөнья буйлап миллионлаган балалар саксызлык нәтиҗәсендә  хастаханәләргә эләгә яки ашыгыч медицина  ярдәменә мохтаҗ була. Әлеге вәзгыять аеруча җәйге каникуллар чорында кискенләшә, чөнки әти-әниләр эштә, ә балалар күбесенчә үз-үзләре карамагында кала. Әләге проблеманы ничек чишеп була? Бүгенге көндә статистика нинди? Тулырак безнең язмада укыгыз!

Статистика

Статистикага килгәндә, 2021 ел башыннан Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында барлыгы 168 юл һаләкате очрагы теркәлә, шулар арасыннан 8 бала вафат була, 172 бала имгәнә. Белгечләр фикеренчә, әлеге статистика үткән еллар белән чагыштырганда начаррак, быел һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәтендә балалар катнашкан. Башка фаҗигаләр исә велосипед, самокат йөртү, саксызлык нәтиҗәсендә тәрәзәдән төшеп китү, уйнаган вакытта җәрәхәтләнү белән бәйле.

Фаҗигаләр ни өчен килеп чыга?

Мондый очракларның сәбәпләре бик күп. Шуларның берсе булып ,кызганычка каршы, ата-аналарның җавапсызлыгы тора. Чөнки кайбер очракларда алар: “минем балам белән андый ситуация килеп чыкмас әле” диләр дә, һәркемгә мәгълүм куркынычсызлык кагыйдәләре турында оныталар: машиналарда балалар утыргычларыннан кулланмыйлар, кыз һәм уллары белән аларның иминлеге турында сөйләшмиләр. Ә кайбер очракларда балалар үзләре ата-аналары биргән киңәшләрне тыңламый: самокатта, велосипедта йөргәндә махсус эпикировкадан файдаланмый, артык нык тизлек белән йөри, я булмаса, юл аша чыкканда транспортларыннан төшми. Шуңа фаҗига очраклары килеп чыга да инде.

Мондый очракларны ничек булдырмый калырга?

Кызганычка каршы, бу проблеманы тулысынча бетереп булмый. Ләкин фаҗигаләр санын күпкә киметеп була. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Истә калдыр!

– Машинада барганда каешыңны һичшиксез каптыр;

– Махсус таныклыгың булмый торып, машина, мотоцикл, скутер йөртергә ярамаганлыгы турында онытма!

– Велосипедта, самокатта яисә роликларда йөргәндә экипировкадан куллан һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына йөр.

– Юлны чыкканда сак бул! Башта сулга, аннары уңга карап, машиналарның туктаганлыгына инан. Әгәрдә син велосипедта булсаң, аннан төшеп, юлны җәяү чык.

– Кечкенә энең-сеңелләрең белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләш

– Әти-әниеңне тыңла!

Әти-әниләр дә, үз чиратында һәрвакыт уяу булырга тиеш. Чөнки балаларның иминлеген тәэмин итү –аларның төп бурычы. Җәйге каникуллар вакытында балаларны лагерьга җибәрү, аларны кечкенәдән үк куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, балалары өчен үрнәк булып тору фаҗигале очракларны булдырмый калырга һичшиксез ярдәм итәчәк.

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев