Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛ МӘКТӘБЕНДӘ – ЧЫП-ЧЫН ЛАБОРАТОРИЯ!

Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы, диләрме әле? Спасс муниципаль районы Полянка урта мәктәбе укучыларының да тырышлыгы бушка китмәгән. “Мәктәп экопатруле” республика конкурсында катнашып, әлеге уку йорты «Пчелка-У/хим» дигән мини-лабораториягә лаек булган.

Инде биш ел дәвамында Полянка урта мәктәбе укучылары әлеге бәйгедә актив катнашып килә. Башта аерым укучылар актив булып, бүләкләр отса, соңрак сыйныфлар белән берлектә җиңү яулый башлыйлар. Соңгы ике елда уку йорты “Мәктәп экопатруле”ндә катнашкан иң яхшы мәктәпләр исемлегенә кергән. Мисал өчен, былтыр электрон микроскоп бүләк иткән булсалар, быелгы бүләк тагын да саллырак – лаборатория! Мәктәп лабораториясе инде күптән җиһазландырылмаган булган. Шуңа да әлеге җайланма үзенең лаеклы урынын җапкан.

Әлеге мини-лабораториянең үзенчәлеге шунда: укучылар олылар контроленнән башка, мөстәкыйль рәвештә төрле тикшеренүләр уздыра ала. «Пчелка-У/хим» ярдәмендә укучылар тулысынча әзер тест чаралары һәм химик реагентлар кулланып, тәҗрибә үткәрә.

- Шушы лаборатория бик югары дәрәҗәдә эшләнелгән. Биредә бөтен реактивлар да әзер, тикшеренүләр ясарга гына өлгер! Җайланма төп-төгәл нәтиҗәне күрсәтә. Укучылар белән берлектә суда хлор, нитратлар булу-булмауны тикшердек. Моның өчен үзебездәге суны да, Казандагы йортларда краннан аккан суны да лаборатория аша уздырдык. Казан суында хлор бар, нитратлар – рөхсәт ителгән күләмдә. Суны кайнатып, тикшергәч, анда нитратларның күләме артканын тагын бер кат дәлилләдек. Тере һәм үле суны тикшердек. Бу эш белән “Камай укулары” республика конференциясендә икенче урын алдык, – ди Полянка урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Татьяна Михайловна Токарева.

Судан кала, ризыкларны да контроль аша уздырган укучылар. Барыбызга да таныш сәүдә челтәрендә сатылган помидор-кыярларның составында нитратлар булу-булмауны тикшергәннәр. Полянка урта мәктәбендә “Безнең йорт – Җир” дип аталган табигатьне саклау юнәлешендәге түгәрәк 2002 елдан бирле эшләп килә икән. Ул вакытта да мондый тикшеренүләр уздырганнар: шул чакта кибетләрдә сатып алынган кыяр-помидорларда нитратлар күләме артык булган. Хәзер исә алар – рөхсәт ителгән күләмдә.

 - Шушы лабораториядә тәҗрибәләр куеп укучыларыбызның белемнәре тагын да артты. Авыл балалары өчен әлеге җайланмада эшләү космоска очуга тиң! Өр-яңа җайланма, яңа химик тәҗрибәләр ясау... Бу вакытта балаларның янып торган күзләрен күрсәгез сез! Алар шулкадәр шатланды, үзләре дә нәрсәдер тикшерә алуларына инанды. Без бик канәгать. Биредә теләсә нәрсәне тикшереп була, фантазияң генә җитсен, – ди укытучы.

Киләчәктә шушы лаборатория ярдәмендә укучылар һава, туфракны да тикшерәчәкләр. Кеше экологиясе белән дә кызыксына алар. Шушы җайланма ярдәмендә тәмәке тартучының селәгәен тикшереп, тәмәкенең организмга булган зыянын да үзләре дәлилләргә җыена. Әлеге җайланма җыелмасында барлык тикшеренүләрне дә грамоталы итеп ясарга мөмкинлек бирә торган әдәбият та шактый икән. Шул сәбәпле, ул бурыч-максатларны дөрес куярга булыша, укытучыга да бу эшне җайландыра икән.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев