Логотип Идель
Бу – тема!

АВГУСТ КЫЗУ БУЛАЧАК ДИЛӘРМЕ? ЯЛГАН!

Июль башында белгечләр “август кызу булачак”, -  дип ышандырганнар иде. Хәзер исә беравыздан: “бөтен өмет – сентябрьгә”, - диләр. Ни өчен быелгы җәй шундый салкын? Алдагы айларда һава торышыннан нәрсә көтәргә? Бу язмабыз шул хакта.

КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, салкын җәй Татарстан өчен уникаль күренеш түгел.

– Быел җәй буе я бик кызу, я салкын булды. Чөнки һава торышына циркуляцион фактор бик зур йогынты ясый. Әгәр дә республика өстендә антициклон торса, хәзер бик кызу булыр иде. Тик безгә даими рәвештә циклоннар үтеп керә. Әле җәй узмады, шуңа күрә җылы көннәргә өмет бар. Август ае нормадан ике-өч градуска салкынрак булачак. Эссе көннәр дә булырга тиеш, - дип белдерде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Августның беренче ун көне салкынча торачак. Уртача температура хәзер 20-21 градус тәшкил итә. Бу нормадан 4-5 градуска түбәнрәк. Кайбер очракларда нормадан тайпылыш җиде градуска да җитәргә мөмкин. Ә менә 2010 елда бу вакытта температура 39 градуска кадәр күтәрелгән булган.

Ә менә сентябрь аена исә өметләр зурдан. Белгечләр фикеренчә, җәйнең салкынча булуы сентябрьнең кызу булуына китерергә мөмкин.

- Бөтен өмет сентябрьгә. Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет баглый”, - дип ассызыклады  профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев