Логотип Идель
Бу – тема!

АУДИОКИТАПЛАР VS БАСМА КИТАПЛАР

Буш вакыт табылса, күбебез, кызганычка каршы, кулына китап түгел, смартфон ала. Ә бит китап кешенең иң якын дусты булырга тиеш! Бәхеткә, хәзерге заманда китапны «укымыйча» да укып була. Сүзем – аудиокитаплар турында.

Бүгенге көндә күп кеше аудиокитаплар тыңлауны үз итә. Тик кайсы файдалырак һәм яхшырак: гади китапмы, әллә аудиокитапмы? Җавап – әлеге язмада.

Кәгазь китапларның өстенлекләре:

1. Чын китапны тотып уку, кәгазь битләрен әйләндерү һәм китапның исе психологик яктан ләззәт бирә.

2. Китапның кирәкле урыннарын билгеләп куерга, асларына сызарга мөмкин. Әлеге визуаль билгеләр мөһим мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә.

3. Аңламаган яки игътибарны югалткан очракта кирәкле урынга кайтып укырга була.

4. Укылган битне икенче якка әйләндергәндә, без кечкенә генә «тәнәфес» ясыйбыз, ягъни, күзләрне ял иттерәбез. Шушы аз вакыт аралыгында баш мие үзләштерелгән мәгълүматны исендә калдыра.

Аудиокитапларның өстенлекләре:

1. Теләсә кайсы вакытта тыңларга һәм башка эшләр белән берләштерергә мөмкин: мәсәлән, өй җыештырганда, урамда йөргәндә, юлда барганда, ашарга әзерләгәндә һ.б. Бу вакытны экономияләргә ярдәм итә.

2. Кушымтадан чыгып китсәң дә, башка вакытта туктап калган урыннан аудиокитапны тыңлауны дәвам итә алачаксың.

3. Аудиокитапта без әсәрдәге персонажлар әйткән сүзләрнең интонациясен, нинди сүзләргә басым ясаганын, геройның хис-кичерешләрен яхшырак аңлыйбыз. Әсәрне профессиональ актёрлар укыса һәм музыка булса, укучыда якты тәэсирләр кала.

4. Аудиокитаплар ярдәмендә чит телләр өйрәнергә мөмкин. Шулай ук, соңгы вакытта аудиоэкскурсияләр популярлаша. Әйтик, сез башка шәһәргә сәяхәт ясыйсыз һәм шунда йөргәндә, аудиоэкскурсовод ярдәмендә тарихи объектлар белән танышып барасыз.

5. Әсәрләрне тыңлау күзләргә ял бирә. Аннан тыш, сез мәгълүматны игътибар белән тыңларга өйрәнәчәксез, ягъни, күбрәк аудиокитаплар тыңлаган саен, баш мие мәгълүматны ишетеп үзләштерү сәләтен үстерәчәк.

Нәтиҗә ясыйбыз

Берәүләр традицион китаплар укуга басым ясыйлар, ә икенчеләр аудиокитапларны кулай күрәләр. Әлбәттә, аудиокитап – безнең тиз үзгәрүчән заман өчен чын табыш, ләкин кәгазь китапны үз кулларың белән тотып уку күпме рәхәтлек бирә! Күпчелек кеше мәгълүматны күз белән укып, күреп истә калдыра, шуңа аларга басма китаплар укырга киңәш ителә. Ә аудиалларга, ягъни мәгълүматны колаклар белән ишетеп, яхшырак истә калдыручыларга, аудиокитап белән дуслашырга кирәк. Шулай ук, әгәр сез сәнгать әсәре белән танышырга теләсәгез, аны аудиокитап аша тыңларга мөмкин, ә фәнни мәкаләләрне китаптан үзең укысаң, аңлаешлырак булачак.

Аудиокитаплар тыңлар өчен кушымталар:

MyBook кушымтасында 34 меңнән артык аудиокитап бар. Китаплар тематика һәм жанр буенча каталогларга бүленгән.

Litres кушымтасында аудиокитаплар түләүле. Сатып алыр алдыннан әсәрдән өзекне тыңлап карарга мөмкин. Һәрбер әсәр алдыннан аннотация һәм башка укучыларның фикере белән танышып була.

SmartAudioBookPlayer – бик популяр һәм уңайлы кушымта, чөнки анда тыңланылган һәм тыңланылачак китапларны каталогларга бүлеп куеп була.

Storytel сервисында аудиоәсәрләрне офлайн-режимда тыңларга мөмкин. Рус телендә 10 меңнән артык аудиокитап һәм инглиз телендә 50 мең аудиокитап тәкъдим ителә.

Татар телендәге аудиокитаплар булган сайтлар:

tatkniga.ru сайтында күп санлы әкиятләр, танылган татар язучыларының чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре тупланган;

isxaki.com – биредә Гаяз Исхакыйның әсәрләре аудиолаштырылган;

tatar-republic.ru – татар һәм башка ил әдәбиятының аудиокитаплары бирелгән;

lightaudio.ru сайтында балалар өчен татар халык әкиятләре тыңларга мөмкин;

– Вконтакте социаль челтәрендәге «Татарча аудио-әсәрләр» төркемендә дә аудиокитаплар тыңлап була.

Хәдичә Шәмсетдинова, 12 яшь:

– Минемчә, аудиокитаплар музыка һәм уку интонациясе белән күңелгә үтеп керәләр! Аудиокитапта сөйләүче сүзләргә дөрес басым ясый, аны тыңлап, үзең дә дөрес сөйләшә башлыйсың. Гадәттә, кешеләр китапны йоклар алдыннан, телефоннан укый, ә ул рәвешле уку күзләргә һәм баш миенә зыян китерә. Аудиокитап тыңлау бу очракта күпкә файдалырак. И.С. Тургеневның «Бежин луг» хикәясен һәр кешегә тыңларга тәкъдим итәм. Аны тыңлаганда, сине кайгыру, аңламау, курку хисләре уратып ала.

Русалина Гомәрова, 14 яшь:

– Аудиокитапларны мин бик уңайлы дип саныйм. Өй җыештырганда тыңласаң, мәсәлән, бергә ике файдалы эш башкарып була. Мин хәзерге заман китапларын тыңларга яратам, үткән гасыр әдәбиятын үземә укырга рәхәтрәк. Иң ошый торган аудиокитап Зои Саггның «ДевушкаOnline» китабы.

Айлия ХАҖИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев