Логотип Идель
Бу – тема!

АТТЕСТАТ КУЛЫМДА: ХӘЗЕР НИШЛӘРГӘ?

Бик тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыра башлаячак. Аннан аттестатлар алу... Ә аннан нәрсә? Анннан инде уку йортларына документлар тапшыру чоры да озак көттермәс. Әлеге эш ничек башкарыла соң? Нәрсәләр кирәк булачак? Хәзер аңлатабыз. ;)

Документлар җыябыз:

  1. паспорт;

  2. аттестат;

  3. 086/у справкасы;

  4. егетләр өчен: хәрби хезмәткә чакырылачак гражданин таныклыгы;

  5. өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирә торган документлар (волонтерлык таныклыгы, ГТО таныклыгы, алтын медаль таныклыгы, олимпиада дипломнары күчерелмәләре һ.б.).

  6. гариза (аны йә кабул итү комиссиясендә, йә сайттан алып тутырырга кирәк булачак);

  7. 3×4 размерлы 3–4 фото (күбрәк итеп ясатсаң яхшырак).


Документларны йә үзебез барып, йә Интернет аша тапшырабыз.

20 июнь – югары уку йортларына документлар тапшыра башлауның беренче көне. Һәр абитуриент 5 төрле югары уку йортының 3 төрле юнәлешенә документларын калдыра ала. Сүз уңаеннан, 2019 елда аттестатларны 20 июньнән соң гына тапшырырга мөмкиннәр.

26 июль – БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керергә теләүчеләр өчен документлар тапшыруның соңгы көне. Бу датага кадәр документларның күчермәләрен тапшырып бетерү зарур, оригиналларны калдыру әлегә мәҗбүри түгел.

Өстәмә сынауларны узабыз.

20 июньнән 7-13 июльгә кадәр өстәмә сынаулар уза, ягъни, кирәк дип тапкан очракта, уку йорты БДИдан тыш “эчке имтихан” уздыра. Бу күренеш иҗат һәм спорт юнәлешләрендә аеруча күп күзәтелә.

“Эчке имтихан”ның булу-булмавы турынагы мәгълүматны уку йортының сайтында табарга мөмкин. Гадәттә, мондый юнәлешләргә документлар кабул итү дә иртәрәк төгәлләнә.

Укырга керү-кермәвебез турындагы мәгълүматны сайттан күзәтеп торабыз.

27 июльдә стендта, сайтларда укырга кабул ителүчеләрнең исемлеге эленә. Бу мәгълүмат билгеле булуга, кабул итү комиссиясенә аттестат оригиналын тапшырырга һәм укырга керүең турында кәгазьгә кул куярга кирәк була.

Укырга керү мөмкинлегенең ни дәрәҗәдә булуын аңлау өчен рейтингка күз салу да җитә. Кабул итү комиссиясенә шалтыратып, алардан белешсәң, тагын да яхшырак.

1 август – “беренче дулкын” буенча документларның оригиналын тапшырырга мөмкин булган соңгы көн. 3 август көнне – “беренче дулкын” буенча укырга керүчеләрнең исемлеге билгеле була. Бу периодта 80% абитуриент укырга кабул ителә.

Әгәр беренчесендә үтмәсәң, әле бу “баш бетте” дигәнне аңлатмый: “икенче дулкын” белән керү мөмкинлеге дә бар бит. Моның өчен 6 августка кадәр документларның оригиналын китереп җиткерергә кирәк. 8 август көнне инде “икенче дулкын” буенча узучылар исемлеге билгеле була.

Бу юлы да килеп чыкмаса, тагын бер ысул кала: ул да булса - контракт буенча укырга керү, ягъни түләп уку. Киешүләрне төзү 8 августтан 20сенә кадәр дәвам итә.

Уңышлар, дустым! ;) Ни генә булса да, шуны онытма: чыгу юллары булмаган мәсьәләр юк! Иң мөһиме – бирешмәскә! ❤?





Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев