Логотип Идель
Бу – тема!

АРАЛАШКАН ВАКЫТТА ҮЗЕҢНЕ ЫШАНЫЧЛЫ ТОТАР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Күп кешегә башкалар белән аралашканда үз-үзен ышанычлы тоту, кыюлыгын саклау кыен. Сөйләгән вакытта үзеңне ышанычлы тотар өчен нишләргә? Бездән берничә киңәш:

1. Беренче киңәш – аркаңны төз тот. Кешенең күз иң беренче тышкы кыяфәткә төшә, шуңа күрә чиста, матур һәм урынлы итеп киенергә дә онытма. Өстәвенә үзеңне матур итеп тою ышаныч өсти.

2. Кулыңа берәр нәрсә тотсаң, яхшы (мәсәлән, ручка). Беренчедән, кулыңны кая куярга белмичә аптырамаячаксың. Икенчедән, кулга нәрсә дә булса тоту ышаныч өсти, терәк ролен  үти.

3. Аралашырга өйрән. Синең идеяләр һәм синең фикер белән башкалар һәрчак килешмәскә дә мөмкин. Бу - нормаль күренеш. Үз фикереңне белдерергә кыенсынма. Бу сиңа киләчәктә кыю булырга ярдәм итәр.

4. Кычкырып сөйләргә курыкма. Акрын, тыныч тавыш белән сөйләшкәндә, беренчедән, башкалар сине ишетми, икенчедән, үз-үзенә ышанмаган кешегә башкалар да ышанмый. Шул ук вакытта тавыш артык каты да булмаска тиеш.

5. Сөйләгән вакытта күзгә карап сөйләргә өйрән. Шулай эшләгәндә башкалар синең фикерне яхшырак аңлаячак.

6. Ялгышсаң, борчылма. Бар кеше дә ялгыша. Дүрт аяклы ат та абына. Тынычлыкны саклап, сүзеңне дәвам ит.

7. Артка чигенмә. Килеп чыкмый икән, тагын-тагын сөйлә. Оялчан кешегә бу беренче вакытта авыр да бирелергә мөмкин. Тик бу узачак.

8. Үзеңне ышанычлы тотарга өйрәнгәннән соң, нәрсә сөйләвеңә дә игътибар ит. Сөйләгән темаңны яхшы беләсеңме?
Моңа инанганнан соң үз белемең белән рәхәтләнеп уртаклаш!

9. Шуны да онытма: үзеңне ышанычлы итеп тоту һәм үзеңне өстен тоту – икесе ике нәрсә. Алайса башкалар синең турында артык тәкәббер һәм үз фикерләрен

 

, Күп кешегә башкалар белән аралашканда үз-үзен ышанычлы тоту, кыюлыгын саклау кыен. Сөйләгән вакытта үзеңне ышанычлы тотар өчен нишләргә? Бездән берничә киңәш:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев