Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛЛО, СЕЗГӘ ЫШАНЫРГА БУЛАМЫ?»

Эч серләрең белән бүлешәсең килгәндә, әти-әниең аңламас кебек, ә дусларың көләр сыман тоеламы? Һәм син «бу проблеманы кем белән уртаклашырга икән?» дип баш ватасыңмы? 8-800-2000-122 номерына шалтыратсаң, беркем дә көлмәс һәм кырын күз белән карамас. Җитмәсә, тәҗрибәле психологлар, моң-зарыңны тыңлап, сине борчыган ситуациядән чыгу юлын да табарга ярдәм итәчәк.

 Кемгә-кемгә, әмма ышаныч телефонына, чыннан да, ышанырга була. Анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, хәтта аноним рәвештә шалтыратып була. Моның өчен синең телефоныңнан бер тиен дә акча алынмаячак.

Балаларны ниләр борчый ТОП-5:

– Яшьтәшләр – дуслар яки егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр (минем белән дуслашмыйлар; дустым белән ачуланыштым, ничек дуслашырга белмим; буллинг; мин башкалар кебек түгел; мин ялгыз; мин гашыйк булдым, ләкин хисләрем җавапсыз калды)

– Әти-әниләр белән мөнәсәбәт (мине аңламыйлар; алар минем белән бөтенләй кызыксынмый яки, киресенчә, артык төпченә; миңа урамда йөрергә / кем беләндер дус булырга рөхсәт итмиләр; «икеле» алган өчен ачуланалар)

– Мәктәптәге проблемалар (имтиханнардан куркам; укытучылар белән килешә алмыйм; БДИ алдыннан стресс, «икеле» алудан куркам)

– Борчулы шалтыратулар (мин депрессиядә; шушы ситуациядән ничек чыгарга белмим)

Әти-әниләр бирә торган иң еш сораулар:

– Тәрбия (бала тыңламый, компьютер артында күп утыра яки укырга теләми)

– Бәхәсле ситуацияләр (мин үз баламны белмим, ул нидер яшерә; баламның дуслары миңа ошамый; мин каршы булуга карамастан, кызым чәчләрен яшел төскә буяды)

– Мәктәп турында (ТДИ, БДИ тапшыру, вузга керү)

Ышаныч телефоны хезмәткәрләре әти-әниләргә балалары белән уртак тел табарга, мөнәсәбәтләрне җайга салырга булыша.

Шалтыратуга кемнәр җавап бирә?

Ышаныч телефоны хезмәтендә дипломлы педагог-психологлар эшли.  Авыр тормыш ситуациясендә калган балаларга ярдәм күрсәтү фонды программасы буенча әзерлек уза алар.

Педагог-психологлар яшүсмерләргә үз эмоциональ халәте белән идарә итәргә, бәхәсле мәсьәләдә аргумент табарга, башка кешенең үз-үзен тотышының мотивларын аңларга өйрәтә. Башкалар тарафыннан мыскыллауга дучар булмас өчен, дөрес җаваплар бирә белергә, коткыга бирелмәскә, тынычлыкны саклап калырга кирәк икәненә төшендерә.

 

«Проверка связи»

Ышаныч телефонына шаяртып шалтыратулар да еш икән. Беренче карашка алар җитди булмаган кебек тоела. Тик шулай итеп, яшүсмерләр ышаныч телефонының ни икәнен аңларга, аңа ышаныргамы-юкмы, авыр ситуациядә ул чынлап та булыша алачакмы икәненә инанырга тели. Психологлар мондый мөрәҗәгатьләргә җитди карый. Чөнки шаяртуда чынлыкта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү дә яшеренергә мөмкин.

 Яшүсмер, ышаныч телефонына шалтыратып карап, авыр вакытта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә. Кирәк чакта, димәк, ярдәм яки киңәш сорый ала.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Үзең хәл итә алмаган мәсьәләне ышаныч телефонына шалтыратып чишәргә мөмкин. Моны яшүсмерләрнең күбесе инде аңлый. Мисал өчен, үзизоляция режимы вакытында гына да Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен эшләүче ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүләр саны 20 %ка артты. Төп сәбәп – бу көннәрдә мондый психологик ярдәмне бары тик телефон аша гына алып булуда. Без балаларны һәм яшүсмерләрне үз хис-кичерешләре, аеруча тискәреләре турында психологик белгечләргә хәбәр итәргә, алар белән уртаклашырга чакырабыз.  

– Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны эшли башлауга быел  – 10 ел. Ул бердәм гомумроссия номерына беркетелгән.

– 10 ел эчендә барлыгы 200 000 артык шалтырату кабул ителгән.

– Шалтыратучыларның яртысы – балалар һәм яшүсмерләр. Аларның мөрәҗәгатьләре күптөрле. Араларында гаиләдә үзләре яки яшьтәшләренә карата рәхимсез рәвештә башкарылган очраклар турында сораулар да була. Кризислы характердагы, үз-үзеңә кул салу темасына караганнары да очрый.

Ышаныч телефоны номерлары:

– Казан – 8 (843) 571-35-71

– Яр Чаллы – 8 (8552) 52-96-96

– Түбән Кама – 8 (8555) 36-65-55

– Әлмәт – 8 (8553) 32-89-60 (дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00– 17.00)

17 май – Халыкара балалар ышаныч телефоны көне

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев