Логотип Идель
Бу – тема!

АКЧА АРТТЫРУ ЫСУЛЛАРЫ

Инвестицияләр турында түрәләр сөйләргә яратса да, баксаң, зур-зур оешмалар гына түгел, һәркем инвестор була ала икән! Моның өчен беркайда да теркәлергә кирәкми. Хәтта яшүсмер дә үзенең капиталын арттыра ала.

Бүген безнең сорауларга Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы Милли банкы бүлекчәсе белгечләре җавап бирә.

Ни өчен акчаның кыйммәте югала?

Вакытлар узу белән, бер үк  суммага, үткәндәге белән чагыштырганда, азрак товар аласың. Товар һәм хезмәтләргә бәяләр артуны инфляция дип атыйлар. Инфляция вакытында бөтен нәрсә бертуктаусыз кыйммәтләнә: кайсы тиз, кайсысы әкрен. Син 15 000 сумга гироскутер алырга акча җыясың. Тик бер елдан аңа бәя артачак, ул 15 500 сум булачак.

Акчаның кыйммәте югалудан ничек сакланырга?

Акчаны копилкада, өстәл тартмасында саклап, инфляциядән кача алмыйсың. Монда инвестицияләү – киләчәктә табыш алу өчен бүген кертем ясау ярдәмгә килә. Инвестициягә реаль активлар (кыйммәтле ташлар, металл, сәнгать предметы, күчемсез милек), финанс активлар (депозит, кыйммәтле кәгазь) һәм кеше капиталы (уку, элемтәләр) керә.

Инвестициянең төрләре

Кеше капиталына инвестиция

Яшүсмергә, беренче чиратта, үз-үзенә инвестиция турында уйланырга кирәк. Син кем булырга, кайсы өлкәдә сәләтеңне үстерергә телисең? Үзеңә инвестиция яса – әти-әниең бу башлангычыңны хуплар, чөнки мондый кертем үзен аклый.

Финанс инвестиция

14 яшьтән башлап һәркем банкта кертем ача – депозит хисабына акча сала ала. 14 яшьтән кечерәкләргә моны әти-әниләре эшли. Банк сиңа процентлар түли, ләкин алар зур булмый. Чөнки әлеге кертем нәкъ менә акчаны саклап калуга юнәлтелгән. Аның өстенлеге – дәүләт яклавы булуында. Банк банкротлыкка калган очракта да, дәүләт сиңа акчаны кире кайтара. Аның максималь суммасы – 1,4 миллион сум.

Кыйммәтле кәгазьләр базарындагы инвестициядә куркыныч як бар. 18 яшьтән акция һәм облигацияне сатып алып, биржа сату-алуларында катнашып була. Ә 14–18 яшькә кадәр әти-әниеңнең (яки опекунның) язма рөхсәте кирәк. Инвестицияләүнең төп кагыйдәсен исеңдә тот: табыш зуррак булган саен, булган акчаңны югалту ихтималы да күбрәк. Табыш ул – бәхет эше түгел, ә барысын да алдан күреп, уйлап эш итү.

Кыйммәтле кәгазьләрне сату-алуны брокер яки идарәче компанияләр аша тормышка ашырып була. Биржадагы операцияләрне алар башкара бит. Әгәр мөстәкыйль рәвештә эшләсәң, брокер белән килешү төзергә, брокер хисабын ачып, анда акча кертергә, сату-алу өчен махсус программа урнаштырырга, ала һәм сата башларга кирәк. Бу юнәлештә белемең, тәҗрибәң аз икән, иң яхшысы – инвестицияң белән идарә итүне идарәче компаниягә тапшыру. Теләсә нинди килешүгә кул куйганчы, аны тулысынча укып чык, финанс арадашчының бу эшкә рөхсәте булганлыгын тикшер.

Терминнар:

Акция – өлешләп бүленә торган кыйммәтле кәгазь, милек хокуклары турында раслый. Компаниядән акция яки дивидендлар сатып алып, син анда бер өлешкә ия булачаксың. Гадәти акцияләр буенча табыш алу акционерлык җәмгыятенең чиста кеременнән, акционерлар карарыннан тора. Акцияләр буенча табыш артырга, кимергә яки... бөтенләй түләнмәскә мөмкин.

Облигация – бурычлы кыйммәтле кәгазь. Халык облигациягә еш кертем ясамый. Ул – рискы түбән булу аркасында, популяр инструмент. Әмма биредә түләү купоннарын һәм/яки облигация буенча төп сумманы түләмәү куркынычы бар.

 

Мошенник кулына эләкмә!

  • Кызыклы тәкъдимнәргә, буш вәгъдәләргә ышанма!
  • Комарлы (азартлы) уеннар, финанс пирамидалары, казино, уен автоматларын читләтеп уз.
  • Гадәттә, бик зур табышка гарантия биреп (банкныкыннан күпкә артык), агрессив реклама белән алдалыйлар. Бәхет басты, дип уйлыйсың. Ахыр чиктә керткән акчаңны да кире кайтара алмаячаксың. Табыш турында сүз дә юк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев