Логотип Идель
Бу – тема!

«АДЫМНАР» МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ: «КУМИРЫБЫЗ – ДИРЕКТОР!»

Мәктәпкә бару көннәрен бармак бөгеп, санап көттегез бу ел, шулаймы? Ниһаять, уку елы старт алды! Өр-яңа каләм-дәфтәрләр тутырылган өр-яңа рюкзак-сумкаларны асып, мәктәп бусагасын атлап кереп, парта артына барып утыру ни тора! Өйдән торып уку түгел бу сиңа... Сыйныфташлар да, укытучылар да са-гын-дыр-га-а-ан!

Ә менә тышлыгыбыз геройлары бу уку елын ӨР-ЯҢА мәктәптә башлаячак. Әле ниндиендә бит! «Адымнар» полингваль мәктәбендә!

Лилия Мириханова белән Сәид Туктаров редакциябезгә килеп керү белән, көннәр яктырып китте! Елмаеп кына торалар, татарча матур итеп сөйләшәләр, камерадан да курыкмыйлар, сорауларга да җаваплары әзер! Әле Сәид җырлап та күрсәтте. «Мин яратам сине, Татарстан! Ал таңнарың өчен яратам...» – Сәиднең җырына без дә кушылдык.

Шулай җырлый-җырлый барган әңгәмәбезнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез. Сәид – чын джентельмен, Лилиягә юл бирә.

– Мин биергә бик яратам! 7 яшьтән башлап бию белән ныклап шөгыльләнәм. Узган ел төркемебез белән Италиядә оештырылган лагерьга барып та кайттык. Анда бию буенча тәҗрибәле укытучылардан дәресләр алдык. Баруыбыз да бушка китмәде: бию буенча узган бәйгедә I урынны яуладык. Рим, Венеция шәһәрләрендә булдык. Иң кызыгы – Италиядә иртәнге ашка да, төшке ашка да, кичке ашка да макарон бирәләр! Ләкин ул төрле формада, һәм тәме дә һәрчак төрле.        

– Лилия, синең чит телләргә карата булган мәхәббәтең хакында да беләбез. Инглиз теле белән дуслыгың яхшы ахры? 

– Әйе, инглиз телен бик теләп өйрәнәм. Узган ел Англиягә барып, сөйләм телен шомарту да насыйп булды. Без, Россиядән барган укучы балалар, англияле укучыларга рус телен өйрәттек, алар безгә исә инглиз телебезне яхшыртырга ярдәм итте. Менә шундый файдалы тәҗрибә мәктәбе булды ул.  

– Гаиләң белән дә таныштырып кит әле, Лилия.

– Гаиләдә без 5 кеше: әтием, әнием, мин һәм ике сеңлем: Әдилә белән Ясминә. Әле этебез Сэм да бар!

– Мәктәпне сагындыңмы инде, Лилия? Укырга барасың киләме?

– Әйе, сагындым. Түземсезлек белән уку башланганын көтәм!

«Минем дә тизрәк мәктәпкә барасым килә! Бик сагындым, – дип сүзгә Сәид тә кушыла. – Инде җәйгә дип бирелгән китапларның да 34ен укыдым, тагын 2 әсәр генә калды.»

– Афәрин! Иң ошаган әсәр нинди булды соң?

– Бертуган Гриммнарның әсәрләре!

–Ә кайсы фәннәрне яратып укыйсың, Сәид?

– Рус теле, математика, җыр дәресләрен яратам.

– Ә укудан тыш вакытыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Футбол, йөзү һәм самбо белән шөгыльләнәм. Сәнгать мәктәбенә дә йөрим. Кыяга менү (скалолазание) белән дә шөгыльләнеп алдым, аның буенча җиңүләр дә яуладым. Тик кызганыч, аны туктатырга туры килде, чөнки өлгереп булмый.

– Ә кечкенә энең белән уйнарга вакытың каламы соң?

– Буш вакытымда энекәшем белән бик теләп уйныйм. Әниемә дә булышам. Аның кызы юк бит, идән дә, савыт-саба да юам, тузансуырткыч белән келәмнәрне дә чистартырга яратам. Ул камыр ашлары пешерсә, гел булышам. Безнең әле балыгыбыз да бар. Бераз үскәч, ул төсен үзгәртергә тиеш, диделәр. Хәзер энем белән аның үскәнен көтеп йөрибез инде.

– Сәид, шундый тырыш булуыңның сере нидә икән?

– Директорыбыз Айдар Илдаровичтан үрнәк алам. Ул еш кына камыр ашлары әзерләп, безне сыйлый. Үзе үстергән баллы виноградтан да авыз иттерә. Мин дә аның кебек тырыш булырга телим!

 

Исеме: Лилия Мириханова

Туган көне: 25.08.2009

Туган җире: Казан

Кызыксынулары: бию, фортепиано, рәсем һ.б.

 

Исеме: Сәид Туктаров

Туган көне: 29.05.2010

Туган җире: Казан

Кызыксынулары: футбол, самбо һ.б.

 

 

 

 


  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев