Логотип Идель
Бу – тема!

АЛЕНА ИМАКАЕВА: ГАЕП АТТА ТҮГЕЛ, ТӘРТӘДӘ ГЕНӘ!

Татар халкында “Гаеп атта да, тәртәдә бар”, дип әйтергә яраталар. Әлбәттә, аны күчерелмә мәгънәдә кулланалар. Тик бу җөмләне туры мәгънәдә әйтсәк, ул мантыйкка сыеп бетми ләбаса. Чөнки гаеп беркайчан да атта була алмый, аны җайдакның үзеннән эзләргә кирәк икән. “Казан” ат-спорт комплексының сыбай йөрү буенча (верховая езда) тренер-инструкторы Алена Имакаева шулай, ди. Әлеге белгеч кешеләргә дә, атларның үзенә дә күнекмәләр уздыра. 30 сәгатьлек дәресләр узсаң, атта йөрергә өйрәнеп була, дип саный ул.

– Алена, бу эшкә ничек килеп эләктегез?

– Әнием сөйләвенчә, мин инде ике яшьтән һәр бәйрәмдә дә: “Әни, миңа ат сатып ал, без аны балконга куячакбыз”, дип әйтә торган булганмын. Балачакта бу юнәлешкә өйрәнеп була, дип күз алдыма да китерми идем. Бераз үскәч, үзем өйрәнергә теләк белдердем, шөгыльләнә башладым. Шуннан соң бер ел узгач, бу эшнең чыннан да, минеке икәнен, башка нәрсә белән шөгыльләнергә теләмәвемне тойдым. Соңыннан, Италиядә Бельгиянең конкур буенча җыелмасы әгъзасында – дөньякүләм дәрәҗәдәге спортчыда, иң югары класслы ат абзарында стажировка уздым. Мин бу гаиләгә 3 ай дәвамында атларны карарга булыштым, аларның абзарын чистарттым, алар миңа күнекмәләр уздыра иде. Бу волонтерлык программасы буенча оештырылган стажировка булды.



Әлеге эшнең, чыннан да, үзегезнеке икәнлеген ничек сиздегез?

– Мин, хәлем ничек кенә читен булмасын, хәтта температура белән булганда да, атта йөри идем. Беркайчан да күнекмәләрне калдырмадым. Аннан чыккач, мин үземнең шулкадәр бәхетле икәнлегемне тоям һәм дөньяда башка бер нәрсә дә кирәкми. Бу юнәлештә мин – 5 ел, әле һаман даими рәвештә өйрәнәм, ярышларда катнашам.

– Күпләр ат кешене тоя, дип әйтә. Бу атта йөргәндә ничек чагыла?

– Әгәр ат кешенең куркуын тойса, бу хис хайванга да күчә. Атка атланган кеше үз эченә бикләнеп, “Нәрсә дә булса булса”, дип уйласа, чыннан да, нидер килеп чыга. Кеше берни турында да борчылмаса, үзен иркен хис итсә, ат кеше тәнен сизә һәм аңа ышана. Чөнки ат – ияртеп алып барыла торган хайван, ә җайдак – ул лидер. Аның өчен кеше – җитәкче, шуңа ат аны тыңлый. Әгәр сез үзегезнең тотышыгыз белән куркуыгызны күрсәтәсез икән, ул да “Хуҗам курка, миңа да куркыныч”, дип уйлый. Әгәр ачулы килеш атка атланасыз икән, моны да тоемлый.



–Кеше аттан егылып төшкән чаклар еш буламы?

– Еш түгел. Әгәр кеше әле яңа гына атта йөри башлаган икән, без аны мөстәкыйль рәвештә атта йөртмибез. 1-2 ел дәвамында йөри икән, бу очракта мин аңа атны тапшырам. Үземнең тәҗрибәмдә шундый мизгел булды: барьер аша сикергәндә, аны өскәрәк күтәргәч, “Ә ул сикерә алмаса?” дигән уй йөгереп узды. Һәм ат, чыннан да сикерә алмады. Атта йөрергә өйрәнгән, ләкин шул ук вакытта әле тулысынча өйрәнеп бетмәгән кешеләр арасында аттан егылу күзәтелә.

– Атта йөргәндә, тагын нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Атка үз фикереңне ныклы итеп белдерергә, чөнки ул икеле-микеле сигналларны яратмый. Әгәр сез аңа “Алга бар”, дип әйтеп, шул ук мизгелдә туктатасыз икән, ат та нишләргә белмичә, туктап кала. Җайдак нәрсә теләгәнен төгәл белергә тиеш. Мин күп кенә укучыларымны моңа өйрәтәм. Мисал өчен, кызлар атка икеләнеп, куркыбрак кына эндәшә, алар белән без үз-үзләренә ышаныч арттырабыз. Ат белән ир-атлар яхшырак идарә итә. Алар бер генә әйтүгә, ат алга бара, тыңлый.



– Атта йөрү сәламәтлек ягыннан ничек файдалы?

– Беренче чиратта, ул матур сын-гәүдә өчен файдалы. Нинди генә ат чабышы ярышларын карасагыз да, анда бер генә җайдакның да артык авырлыгы юк, бөтенесе төз гәүдәле икәнен күрәсез. Әгәр атта бераз гына йөрсәгез дә, икенче көнгә үк мускулларыгызның авыртуын сизәчәксез. Ә даими рәвештә шөгыльләнсәгез, хәтта бармак очларына кадәр авыртканны тоячаксыз. Ягъни, атта йөргән вакытта бөтен мускуллар да хәрәкәткә килә. Мисал өчен, әгәр баланың умыртка баганасы кәкре икән, атта йөри башласа, ул турая. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра.

– Кемгә күнекмәләр уздыру авыррак: кешегәме, аткамы?

– Кешегә. Еш кына атта утырган кызларга камчы бирәм. Еш кына шушы камчы белән кешегә сугасы килә башлый, чөнки ат барысын да дөрес эшли, ә кеше аның белән идарә итә алмый. Шуңа күрә беркайчан да гаепне аттан эзләргә ярамый.

“Казан” ат спорт комплексы балаларны атта йөртү, аларны атта йөрергә өйрәтү, спорт күнекмәләре, ярышларда катнашу, каретада йөрү, фотога төшү, ат абзары буенча экскурсия, иппотерапия хезмәтләрен тәкъдим итә. Соңгылары буенча махсус күнегүләр ат өстендә иярсез ясый.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев