Логотип Идель
Бу – тема!

ИЗГЕ ҖИРДӘ - ҖӘЙГЕ МӘКТӘП

Спас районында урнашкан Болгар шәһәре һәрбер мөселман өчен изге җирләрнең берсе булып санала. 922 елда Ислам дине Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул ителү дә әлеге җирлек белән бәйле. Заманында су юлы аша бу җирләргә кемнәр генә килмәгән дә, кайсы дәүләтләр белән сату-алу элемтәләре булдырылмаган. Бүген исә монда  Болгар ислам академиясе эшләп килә, тарихи җирлек шулай ук күп кешеләрнең игътибар үзәгендә кала бирә.

Болгар ислам академиясенең 2017 елның сентябрь аенда рәсми рәвештә ачылыш тантанасы уза. Бүген исә биредә 113 студент белем ала. Әлеге уку йортының төп миссиясе – югары белемгә ия булган ислам дине белгечләрен әзерләп чыгару, традицион исламны, дини тәгълимат мәктәбен яңадан торгызуга ярдәм итү, дөнья стандартларына туры килерлек классик югары ислам белемен чит илләргә чыкмыйча гына алу мөмкинлеге тудыру.

 



 

Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә җәйге мәктәп үзенең эшен башлап җибәрде. “Академия белән кызыксыну көннән-көн арта, быел монда укырга теләүчеләр саны башка еллар белән чагыштырганда күбрәк. Биредә яшәү өчен дә, уку өчен дә барлык шартлар тудырылган! Уникаль китапханә дә ни тора бит!” – дип ассызыклап үтте сәламләү сүзләрендә дини академиянең ректоры Данияр Абдрахманов.

 



 

Җәйге мәктәпне ачу тантанасы исә Коръән аятьләре белән башланып китте. Әлеге чарада Болгар ислам академиясенең проректорлары Айнур Тимерханов, Рамил Әдһәмов һәм Алексей Петров та катнашты. “Дини белем нигезебез ныклы. Мәсәлән, энциклопедик галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең кулъязмалары безгә алдагы хезмәтләребездә зур ярдәм күрсәтер дип бер шиксез әйтә алам! Аның хәтта намаз, ураза турында да 300-400 битлек гыйльми эшләре бар. Бүгенге көндә исә безгә мәдрәсә дәрәҗәсендә генә калу отышлы түгел, гыйльми эшләргә дә җитдирәк карарга кирәк. Моның өчен академиядә барлык мөмкинлекләр дә каралган!” – диде Рамил Әдһәмов.

 



 

– Быел магистратурага укырга керергә теләүчеләр саны – 75, ә докторантурага 35 абитуриент гариза бирде. Магистратурага – 25, докторантурага бары тик 10 абитуриент кына кабул ителәчәк. Җәйге мәктәп исә күбрәк консультацион форматта үтәчәк, монда килүне мәҗбүри итеп куймыйбыз, – дип белдерде Болгар дини академиясенең кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ринат Нуриев. Шулай ук җәйге мәктәптә 74 укучы катнашачагын һәм абитуриентлар Ислам белеме, Ислам хокукы буенча лекцияләр тыңлаячакларын да ассызыклап үтте ул.

Шунысы игътибарга лаек: бирегә гаризалар дөньяның төрле почмакларыннан кабул ителгән: Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Өфе һәм Россиянең төрле төбәкләреннән тыш хәтта Мисыр да бар... Искәртеп үтәргә кирәк: биредә белем алган һәрбер кеше уку процессыннан тыш биш вакыт намазны да калдырмаска тиеш, бу төп кагыйдәләрнең берсе булып санала. Шулай ук Болгар ислам академиясендә укучыларга яшь чикләве каралмаган. Биредә бары тик белем дәрәҗәсенә карап алалар. Академиядә күбесенчә урта һәм олы яшьтәге ир-атлар белем ала.

 



Әйткәнебезчә, җәйге мәктәптә магистратура һәм докторантура бүлегенә укырга керергә теләүчеләрне әзерлиләр. Укучылар барлык уңайлыклары булган кампуста яши, көнгә өч тапкыр бушлай тукланалар. Дәресләр исә заманча җиһазландырылган аудиторияләрдә үткәрелә, ял итү максатыннан мәдәни һәм спорт чаралары да оештырыла. Мәктәптә уку этабы тәмамлангач, 23-25нче июльдә абитуриентлар академиянең магистратура һәм докторантурасына керү имтиханнарын бирә башлаячак. Аларның һәрберсенә дә уңышлар гына теләп калабыз!

Болгар ислам академиясенең магистратура яки докторантура бүлегенә укырга теләүчеләр өчен өстәмә мәгълүмат:


Магистратурада уку вакыты өч ел. Монда керү өчен дөньяви яки дини вузда югары белем (бакалавр) алу турында диплом булырга тиеш. Гарәп сөйләм телен белү дә шарт.

Докторантурада уку вакыты ике ел. Биредә уку өчен дөньяви яки дини вузда югары белем (магистр яки белгеч) алу турында диплом булырга тиеш. Шулай ук гарәп сөйләм телен һәм грамматикасын белү таләп ителә.

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев