Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ ЭКОЛОГ БУЛУ АВЫРМЫ?

Эколог булу өчен теләк кенә җитми. Һәрчак экология темасы белән кызыксынып торырга, тикшеренүләр уздырырга һәм, әлбәттә, табигать дип җаның-тәнең белән яну кирәк. Татарстанда мондый егет-кызлар җитәрлек. Алар, чын белгечләр сыман, фәнни тикшеренүләр дә уздыра әле.

23-24 мартта Мәскәүдә әйләнә-тирәнең яшь тикшеренүчеләре арасында Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Анда Россиянең төрле төбәгеннән 127 укучы катнашкан. Татарстанны Казанның 86нчы мәктәбе 10 сыйныф укучылары, “Танкодром” балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре Миркялам Джахангиров һәм Алексей Царенко, шулай ук 35нче лицей укучысы Карина Геппа тәкъдим итте. Миркялам “Экологик мониторинг” номинациясендә икенче урын алган. Карина Геппа “Калдыкларны утильләштерү һәм зарарсызландыру” номинациясендә 3нче урынга лаек булган.

– Без реаль объекттагы юдыру сулары составында тетрациклин булу-булмавын тикшердек. Безнең ысулның мондый тикшеренүләр өчен яраклы, дөрес булуына инанасыбыз килде. Хәзерге вакытта төрле предприятиеләрдән аккан юдыру суларында тетрациклин булуы бик кискен мәсьәлә булып тора. Бу вәзгыять мониторингланмый диярлек, аның бөтен тискәре яклары исәпкә алынмый. Үз чиратында әлеге хәл сулыклардагы су сыйфатының начараюына, халык тормышына тәэсир итә ала. Сулар тоныклана, тәмсезләнә, – дип сөйли Миркялам.

Алар Казанда синтетик эшләнмәләр җитештерә торган бер заводның су пробасын алган. Завод территориясендә коллекторлар бар, анда агымсу җыела. Алар факт буенча тикшерелергә, аннары гына сулыкларга җибәрелергә тиеш. Суны шуннан алып тикшергәннәр. “Без коллекторларны бик начар чистарталар дигән нәтиҗәгә килдек. Заводта эшләүчеләр юдырту суларын – җиһазларны юдырган суны – чистартуга игътибар бирмиләр. Чөнки коллектордагы тетрациклинның мөмкин булган (предельно допустимая) концентрацияcе нормадан 80,5 тапкырга артыграк. Безнең төп макатыбыз кулланган методыбызның дөреслеген җикшерүдә иде. Ул, чыннан да, нәтиҗәле булып чыкты. Без бу тикшеренү белән бик канәгать”, – ди Миркялам.

Әлеге анализның уңай ягы шунда: ул мобиль, аны теләсә кайда уздырып була. Тикшеренүне үткәрергә ярдәм итә торган аппаратура да бик кечкенә – китап форматында икән.

Миркялам экология белән 1нче сыйныфтан бирле кызыксына. “Ничек инде сиңа үзең яшәгән әйләнә-тирәң кызык булмаска мөмкин, ди?!” – ди ул. Укучы өчен экология – дисциплинаара фән, ул үз эченә физика, химия, математиканы ала. Шулай итеп, Миркялам үзенең белем дәрәҗәсен киңәйтергә тели. Чынлап торып, экология белән 7нче сыйныфта шөгыльләнә башлый. 9нчы сыйныфта ул экология буенча республика олимпиадасынының призеры була. Быел Россия этабына барырга җыена. Мәскәүдә уздырылган конкурста ук аңа үзе үткәргән тикшеренүгә патент ясарга тәкъдим иткәннәр. Тик моңа бик күп документ эшләре кирәк. Патенты булмаса да, әлеге эшне дәвам итәргә тели ул.

Мондый конкурсларда “Танкодром” балалар иҗат үзәгенә йөрчеләр елдан-ел катнашып бара. Шуңа нәтиҗәләре дә яхшы. “Россиянең бөтен төбәкләре катнашкан конкурста җиңү безгә бик кадерле. Без “Тотрыклы үсеш максатыннан экологик белем бирү” халыкара конференциясендә дә катнаштык. Эшләребез белән бик канәгать”, – ди “Танкодром” балалар иҗат үзәгенең экология-биология бүлеге мөдире Ирина Пименова.

Инде бер атнадан “Танкодром”да экология белән шөгыльләнүче укучыларны яңа сынау көтә: ул да булса – экология буенча мәктәп олимпиадасының Бөтенроссия этабы. Сочи шәһәрендә узачак әлеге интеллектуаль сынауга Татарстанның 9-11 сыйныфларыннан 25 укучы узган. Шуларның 11е – “Танкодром”га йөрүче балалар. Шуңа да хәзер көн саен дәресләр бара, чөнки әлеге олимпиада ике өлештән торачак. Аның беренчесендә үзеңнең теоретик белемнәреңне күрсәтергә кирәк булса, икенчесендә – үзеңнең тикшеренү проектларыңны тәкъдим итәргә кирәк. Шушы ике тур буенча иң яхшылар ачыкланачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев