Логотип Идель
Бу – тема!

2019: ЯШЬЛӘРНЕ НИ КӨТӘ?

2018 ел Казан һәм тулаем Республика өчен үтә дә уңдырышлы булды дияргә тулы нигез бар. Ә менә 2019 ел нинди булыр икән. Безне бигрәк тә яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләре кызыксындыра.

Узган елда Татарстанда шактый символик вакыйга булды: рәсми рәвештә яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендәге сәясәт ике мөстәкыйль юнәлеш буларак яши башлады. Хакимият дәрәҗәсендә әлеге адым яңа министрлык – Яшьләр министрлыгы оештырылуга китерде.

2019 ел һәм яңа, Яшьләр министрлыгы, һәм бер өлеш вазифаларыннан мәхрүм калган Спорт министрлыгы өчен зур сынау елы булачак. Агымдагы ел нинди үзгәрешләр алып киләчәк? Инде башланып, уңышлы гына эшләп килә торган инициативларның кайсылары дәвам ителәчәк?

Спорт милләте


Агымдагы елда төп максатларның берсе – халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Россия президенты В.В.Путин кушуы буенча дәүләтнең һәр төбәге дә алдагы 5-еллыкта Россия халкын чын-чынлап спорт халкы итүне үзалдына куеп эш итәргә тиеш. Татарстан федераль үзәктән “Спорт – тормыш нормасы” милли проекты кысаларында 1 миллиард 600 миллион сум акча алырга ниятли. Димәк, спорт белән шөгыльләнү өчен инде гамәлдәге шартлар яхшыртылачак, яңалары күпләп булдырылачак. Путин җирле хакимиятләр алдына куйган максат – 2024 елга даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче россиялеләр саны 57%ка җиткерелергә тиеш.

Инде гамәлдә булган төзелеш программаларыннан тыш, Республикада футбол кырлары һәм җиңел атлетика манежларын төзү дә планлаштырыла. Әйтик, 2019 елда Апаста ясалма газонлы футбол кыры төзү инде хәл ителгән мәсьәлә. Барлыгы Татарстан буенча 2019 елда 105 универсаль спорт мәйданчыгы төзү каралган (шул исәптән, 9 хоккей коробкасы).

Моннан тыш, Татарстан спорт һәм туризм министры Владимир Леонтьев сүзләренчә, 2019-2020 елларда “Спорт Татарстаны” масштаблы спорт фестивале үткәреләчәк.

ГТО комплексы әһәмиятен дә онытмаска кирәк, әлбәттә. ГТО нормаларын уңышлы тапшыру Татарстанда 2018 елда 2017 ел белән чагыштырганда 16%ка арткан. Быел шулай ук бу күрсәткечне киметмәскә кирәк.


Остазлар кирәк


Татарстанда бүгенге көндә 170 спорт мәктәбе эшләп килә, аларда 77 спорт төре (шуларның 48е – олимпия төрләре) буенча әзерлек алып барыла. Барлыгы мәктәпләрдә 91 мең бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Аларга күнегүләр үткәрүче остазлар исә нибары 3 мең тирәсе генә (димәк, һәр остазга якынча 30 бала туры килә). Мондый шартларда, әлбәттә, индивидуаль эш алып бару кыенлаша, шөгыльләнүчеләрнең нәтиҗәләре тиешле дәрәҗәдә югары булмаска мөмкин.

Әлеге проблеманы хәл итәр өчен муниципаль берәмлекләрдә өстәмә штат булдырып, хезмәткәрләр санын арттырырга ниятлиләр. Тагын бер үзенчәлек – моннан ары яшьләр һәм физик культура, спорт юнәлешләрен урыннардагы сәясәт дәрәҗәсендә дә аерып алып барырга җыеналар. Һәм яңа кадрлар мондый эшне җайга салырга ярдәм итәргә тиешләр.

Әлбәттә, яңа хезмәткәрләрне эшкә алу ул әле бер әйбер. Ә менә аларга түләү ничегрәк башкарылыр икән. Җавап бар: башка өлкәләрдә кебек үк, яшь белгечләргә адреслы финанс субсидияләр белән ярдәм күрсәтмәкчеләр; әлеге керемнең гомуми күләме 120 мең булыр, дип көтелә (беренче елны – 30, икенче елны – 40, өченче елны – 50 мең).

TIMERMAN үстереләчәк


Әле күптән түгел генә Татарстан спорт чаралары мәйданына чыккан TIMERMAN брендын инде күпләр үз итеп тә өлгерде. 2018 елда TIMERMAN Республиканың төрле шәһәрләрендә 17 ярыш (йөгерү, триатлон, чаңгыда йөгерү, ачык суда йөзү, велосипед узышлары) оештырган булса, 2019 елда мондый стартларның саны 19га җиткереләчәк дип вәгъдә ителә.

Яшьләргә – төп игътибар




2018 елда оештырылган яңа Яшьләр министрлыгы җитәкчесе Дамир Фәттахов әйтүенчә, министрлыкның төп мәсләге “Яшьләр өчен бернәрсә дә яшьләрсез башкарылмаячак”. Министр фикеренчә иң беренче адымнар Республикада булган инфраструктура объектларын барлап, аларны кирәгенчә яңартып, заманча эшләргә өйрәтү булырга тиеш. Моңа ирешү өчен министрлык “Яшьләр сәясәтенең корпоратив университетын” оештырып җибәргән. 2019 елда әлеге комплекс өлкәдә эшләүче белгечләрнең һөнәри осталыкларын даими  үстерүдә ярдәм итәчәк.

Үз эшен нәтиҗәлерәк итү өчен яңа министрлык 2019 елда “Цифралы министрлык” проектын да башлап җибәрә. Бу исә тармак белән идарә итүне, кулланучылар белән аралашуны җиңеләйтәчәк, камилләштерәчәк.

Һәм Яшьләр министрлыгының исемен җисеменә туры китерә торган тагын бер цифра гамәле – “Татарстан яшьләре” мобиль платформасын гамәлгә кую. 2019 елда әлеге платформа ярдәмендә яшләр өчен берничә хезмәт тормышка ашырылачак. Әйтик, студентлар өчен вакытлыча эш мөмкинлекләрен үзендә туплаган, укучылар өчен лагерьларга юлламалар сатуны җайга салган, яшьләр өчен уздырылган чараларга онлайн теркәлү һәм грантларга гаризалар бирергә мөмкинлеге булган мобиль хезмәтләр агымдагы елда смартфонга куелган “Татарстан яшьләре” кушымтасы аша һәркем өчен эшләячәк.

2019-2021 елларга балалар һәм яшьләр ялы үзәкләрен һәм лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча яңа программа кабул ителде. “Җәй – балаларга” программасы нигезендә лагерьларда ял итәчәк балаларның санын арттыру, андагы ялның сыйфатын арттыру күздә тотыла.

Халыкара ярышлар


2019 елда Татарстанда узачак халыкара стартлар гадәттәгечә шактый булачак. Сихрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы, Нәфис гимнастика буенча дөнья кубогы, Триатлон буенча Ауропа чемпионаты, йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы, Тхэквондо буенча Ауропа кубогы, Бадминтон буенча дөнья чемпионаты спорт сөючеләрнең күңеленә хуш киләчәк.

Профессиональ спорт


Һәвәскәрләр спорты, массачыл физик культурага игътибар, әлбәттә, бик мөһим. Әмма профессиональ спортчыларны да онытып бетермәскә кирәк. 2019 елга бу өлкәдәге максатлар: Красноярски шәһәрендә 2-12 март көннәрендә узачак Кышкы Универсиада-2019, Казан кабул итәчәк юниорлар арасында йөзү һәм суга сикерү буенча Ауропа чемпионаты, башка халыкара турнирлар һәм Япониядә үтәчәк XXXII җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясау. Бүгенге көндә Татарстанда соңыгысына йөз тотып, Олимпия уеннарында чыгыш ясауга дәгъва кылучы 42 спортчыны адреслы әзерләү алып барыла.

Профессиональ спортчыларны мотивлаштыру һәм аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән инде күптәннән кабул ителгән һәм заманча таләпләргә җавар бирми торган финанс ярдәм, юл, ярышлар оештыруга бүлеп бирелә торган акчалар күләмен дә 2019 елда яңадан карап, арттырырга ниятлиләр.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев