Логотип Идель
Бу – тема!

16: КИЯҮГӘ ЧЫГАР ВАКЫТ?!

Һәрбер кыз, үсеп балигъ булгач, кияүгә чыгу турында хыялланадыр, мөгаен. Тик шушы хыял белән беррәттән һәркемнең күңелендә борчу яши: ничә яшьтә тормыш корырга һәм үзеңә тиң ярны ничек сайларга?

Вакытлы матбугат аша да беләбез, тормышта да күрәбез: иртә кияүгә чыгу – хәзерге вакытта бик еш очрый торган күренешләрнең берсе. Россия Федерациясе кануннары нигезендә, берничә шарт үтәлгән очракта, кызларга һәм егетләргә 16 яшьтән никахларын рәсмиләштерергә рөхсәт ителә.

Олы тормышка аяк басуның, ашыгуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Кемдер тизрәк үзен олы кеше итеп хис итәргә тели, җаваплылыкны үз җилкәләренә алырлык көч һәм тәҗрибәсе бар дип уйлый. Икенчеләр дөньяга «алсу күзлек» аша карый һәм өйләнешүне бер түбә астында яшәү һәм гел кулга-кул тотынышып йөрү дип кенә кабул итә. Өченчеләрнең сәбәпләре тагын да җитдирәк, һәм бөтенләй дә ислам кысаларына сыймый торган булырга мөмкин. Кызганыч: мондый никахларның күбесе бик тиз таркала. Бергә яши башлагач та, яшьләр алдына төрле авырлыклар, сынаулар  килеп баса: яшәү урынын булдыру, яхшы эш табу, бер «касса»га эшләү, еш кына уку, гаилә һәм эшне бер ритмда алып бару, гаиләдәге мөнәсәбәтләр һ.б. Кыз яки егетнең даими кереме, шәхси фатиры һәм җаваплылык хисе булганда җиңелрәк, әлбәттә. Әмма кияүгә иртә чыккан һәр кызны шушындый язмыш көтә дип әйтеп булмый. Материаль авырлыклар белән очрашып та, бәхетле яшәүче парлар  бар.

Һәрнәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булган кебек, яшьли кияүгә чыгуның да уңай һәм тискәре яклары  бар.

Уңай яклар:


– “Гаиләле кешеләр өйләнмәгәннәргә караганда эшкә җаваплырак карый” дигән сүзләр  йөри.


– Яшь вакытта өйләнешкәч, сау-сәламәт бала тудыру шансы күбрәк була.


– Яшь кешегә икенче кешенең характерына күнәсе, ияләшәсе җиңелрәк.


– Әти-әни корган оядан киткәч, балада үзенә һәм башкаларга карата җаваплылык хисе арта.


Кимчелекле яклар:


– Тиз арада, күз ачып йомганчы юкка чыга торган ярату хисе.


– Кияүгә чыгуның җитди гамәл булуын ахырына кадәр уйлап бетермәү, соңыннан үкенү.


Ислам никахка җанны тынычландыру чарасы итеп карый. Никахның максаты – чын мөселман гаиләсе төзү, иманлы балалар үстерү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) никах турында болай дигән: «Никах – минем сөннәтем. Кем дә булса минем сөннәтемнән баш тарта икән, ул минем өммәтемнән түгел».

Аллаһы Тәгаләнең Коръән Кәримендә никах турында түбәндәгеләр язылган: «Аллаһының могҗизаларыннан: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен, үзегездән хатыннарыгызны бар кылды, һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды».

Димәк, балигълык яшенә җиткәннән соң, гаилә кору тиешле. Үзеңә тиң кешене дөрес сайлау өчен, өлкәннәр киңәшен истә тоту кирәк. Милли һәм дини мирасыбызны кайгыртып, үзенең ялкынлы чыгышлары, вәгазьләре, нәсыйхәт дәресләре аша халкыбызга җиткерүче Сәйдә абыстай Аппакованың гаилә кору яшенә җиткәннәргә дә әйтер сүзе бар. Бу турыда ул үзенең «Тузмый торган бүләк» дип аталган җыентыкларында яза. Гомерлек ярны дөрес сайлар өчен, ул  менә нинди киңәш бирә.

«Беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең биш таләбен ятларга кирәк:


1. Кавышырга ниятләгән парларның диннәре туры килергә тиеш. Ягъни егет тә, кыз да бер диндә булуы шарт.

2. Икесенең диндә торышы да бер дәрәҗәдә булса, никах тотрыклы була.

3. Нәсел-нәсәбен белү бик тиеш. Юкка гына Аллаһы Тәгалә моны төп шартларның берсе итеп күрсәтмәгән.

4. Бер-берсен сайлаган өйләнешәсе егет белән кызның белем дәрәҗәләре бер тирә булуы да исәпкә алыну - мөһим шарт.

5. Егетнең дә, кызның да тормыш дәрәҗәләре бер тирә булу хәерле».

Шушы киңәшләргә колак салганда, озын гомерле һәм бәхетле гаилә төзү мөмкинлеге арта, минемчә. Бу шартлар арасында кызның яше турында аерым әйтелгәне юк. Гаилә корырга әзерлегеңне аңлагач та, кияүгә чыгарга, өйләнергә мөмкин. Дини китапларда никахны озакка сузмаска кирәклеге, тиңеңне тапкач, гаилә кору тиешлеге язылган.

Тик бүгенге яшьләр арасында яшьли никахлашуга карата төрле фикерләр яши. Яшьтәшләрем белән аралашканнан соң, нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килдем. Ләкин шул ук вакытта барлык фикерләрне дә бер нәрсә берләштерә: алар барысы да гаилә коруга, никахка җитди карыйлар, һәрберсенең дә яраткан кешеләренә кияүгә чыгасы, тату гаилә корасы килә.
Иртә кияүгә чыгу турындагы мәгълүматларны караганда, түбәндәге статистикага тап булдым. Соңгы елларда яшьләр арасында 1 215 066 гаилә корылган, шуларның 18 яшькә кадәр булганы 1131 (ир-ат) 11 698 (хатын-кыз). Әмма шунысы сөендерә: хәзерге вакытта 18 яшькә кадәргеләр арасындагы никахлар саны  кимүгә  бара.







Наилә, 17 яшь: «Гаилә кору – бик җитди мәсьәлә. 16-17 яшьләрдә кешеләр әле эмоциональ яктан өлгермәгән. Хис-кичерешләрендә аңлаша алмыйлар, шуңа күрә дә тормышларын бүтән кеше белән шушы яшьтә үк бәйләү бушка киткән эш дип саныйм. Гадәттә, алар беренче мәхәббәтләре белән тормыш коралар, ә кайнар мәхәббәт тиз  сүнә, ягъни беренче мәхәббәт бик үк уңышлы түгел, дип әйтергә телим. Күпчелек очракта кешенең бу вакытта әле тормыш тәҗрибәсе булмый. Иртә өйләнешүчеләр дә яхшы яшәргә мөмкин.

Уйламыйча өйләнешеп, ә соңыннан аерылышу рухи яктан сынау, күп борчу китерә. Аерылышу – вакытны бушка сарыф итү дә, аеруча фамилияңне үзгәрткәндә. Чөнки аны һәрбер документта, кәгазьдә үзгәртергә кирәк булачак, бу – бик күп вакытны таләп итә торган эш».

Алсу, 26 яшь: «Кызганычка каршы, минем гаилә кору тарихым  матур булмады. 18 яшьтә дингә килдем һәм яулык яптым. Исламны күбрәк өйрәнгән саен, хатын-кызның асылын, бу дөньядагы урыны нидә булуны яхшырак аңладым. 19 яшьтә дин кагыйдәләре буенча яшәгән  бер танышым белән өйләнештек. Дөресен генә әйткәндә, безне шундый максат белән таныштырганнар  иде. Озак аралашмадык, берничә айдан никахлаштык. Кызганыч, иремнең иманы мин уйлаганча  булмады. Аралашу дәверендә идеаль булып тоелган кеше чынлыкта бөтенләй башка булып чыкты. Кул күтәрүләр, минем фикер белән исәпләшмичә яшәү күпкә китә башлагач аерылыштык. Кешеләрне идеальләштерергә ярамый шул. Кеше түгел, ислам гына камил була ала. Шуны аңладым».

Рания, 18 яшь: «Мин дини гаиләдә тәрбияләндем. Шуңа күрә дә хатын-кызның бәхете ир хатыны, бала анасы булуда икәнлеген аңлап үстем. Әти-әни беркайчан да миңа бу фикерне көчләп такмады, белем алуны яки башка яшьтәшләремә кызыклы булган күңел ачу чараларын тыймады. Үземә карар кабул итәргә мөмкинлек бирделәр. Мин гаиләне сайладым. 16 яшем тулгач, әти-әни рөхсәте һәм фатихасы белән никахлашып гаилә кордык. Ирем белән үз әтием таныштырды. Бүгенге көндә мин – бәхетле хатын һәм бәхетле ана».




Гаилә ул – кечкенә бер дәүләт. Анда яшәү өчен, билгеле бер кануннарны үтәргә, таләпләргә буйсынырга, кайбер чакта дәшми калырга, сабыр булырга, юл куя белергә кирәк. Шул очракта гына бәхетле тормышка лаек була  аласың.

Әлфинур Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев