«ӘТИ-ӘНИ ИРЕГЕМНЕ КЫСА...»
«3 ел элек апам никахсыз балага узды. Җаннарына әле дә тынычлык тапмаган әти-әнием шушы хәлдән соң мине бик нык контрольгә алды: «анда барма!», «ул егет белән очрашма!» дип кенә торалар. Апамның ялгышлыклары аркасында ирегемне кысуларын теләмим. Минем соң ни гаебем бар?!»
Аноним, 17 яшь
Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:
– Синең бер гаебең дә юк. Әти-әниеңнеке дә юк. Алар үз балаларын яратканга күрә шулай эшли. Кыз бала ата-ана өчен аеруча кадерле һәм якын була, хәтта зур үсеп, үз тормышын коргач та, аларның йөрәге «бала» дип өзгәләнә.
Кызлар да үз-үзенә хөрмәт белән карарга, үз кадерләрен белергә тиеш, бу турыда психологлар хәзер күп яза һәм сөйли. Апаң кайсыдыр мизгелдә ялгышкан, йомшаклык күрсәткән, ләкин аны да үткәндәге хаталары өчен һаман тәнкыйтьләргә кирәкми. Ә менә үзен дә, сабыен да яратырга өйрәнү яхшы булыр.
Әниең белән араларыгыз җылы булса, мондый темаларга сөйләшергә була: сиңа нинди егетләр ошавы, сине нинди характерлы, нәрсә белән шөгыльләнә торган егет янында күрергә теләр иде? Сиңа һәм әниеңә кешеләрнең кайсы яклары, нинди рухи кыйммәтләре мөһим? Егетләр белән очрашып йөрүнең максатлары нинди булырга мөмкин? Җаваплылык һәм кешеләргә ышаныч турында да сөйләшергә була. Барлык гаиләләрдә дә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр бик җылы булып бетмәвен аңлыйм. Тик шулай да үзара аңлашып яшүгә омтылырга кирәк.
Резеда Фасыйхова, студент:
– Бу ситуация миңа яхшы таныш. Үземнең дә синең урыныңда калганым бар. Тик мине артык чикләмәделәр. Берәр җиргә чыкканда, кем белән һәм кая барганымны гына сораша иделәр. Ә мин чын дөресен әйтеп бирәм. Кайткач, кайларда булганымны, ниләр эшләгәнемне сөйлим. Әти-әниемнең ышанычын шулай яуладым. Алар белән яхшы мөнәсәбәттә булу бик мөһим. Моның өчен үзеңне уңай яктан күрсәтергә, әйткәннәрен тыңларга, кушканнарын эшләргә, каршы эндәшмәскә, күңелләрен күрергә кирәк. Мәсәлән, алар эштән кайтышка берәр тәмле ризык әзерләргә була. Дусларың белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләргә мөмкин. Шул рәвешле, алар дусларыңның ышанычлы һәм яхшы кешеләр булуын аңларлар. Син аларның хәлен аңласаң, алар да сиңа, һичшиксез, шулай ук җавап бирерләр.
Айгөл Бариева, җырчы, әни кеше:
– Мин бу очракта әти-әниеңә апаңның гаебе өчен син җавап тотарга тиеш түгеллекне аңлатырга кирәк дип уйлыйм. Синең үз язмышың, үз юлың. Уңайлы вакытны туры китереп, җаен табып, тыныч кына, матур гына ачыктан-ачык бу турыда алар белән сөйләш. Тавыш күтәреп, бернигә дә ирешеп булмаячак, хәлләр тагын да катлауланырга гына мөмкин.
Аноним, 28 яшь:
– Аңлавымча, синең апаң белән мөнәсәбәтләрең бик үк яхшы түгел. Сине дә аңлыйм, апаңның да ниләр кичерүен күз алдына китерәм. Чөнки үзем дә апаң халәтендә калган кеше. Якын кешеләрем, туганнарым миннән йөз чөергән иде. Бик авыр булды. Хәзер инде барысы да җайланып килә, тик барыбер үземне һаман да гаепле хис итәм. Мин сиңа иң беренче чиратта апаң белән булган мөнәсәбәтләрне җайларга киңәш итәм. Апа белән сеңел бер-берсенә ярдәмче, киңәшче, терәк булырга тиеш. Иманым камил: апаңа синең ярдәмең дә, терәк булуың да бик кирәк.
Әти-әниеңнең ирегеңне чикләүгә килгәндә, мөгаен, алар синең белән дә шул ук хәл кабатланыр дип куркадыр. Шуңа күрә үзеңнең акыллы, тәрбияле кыз булуыңны күрсәтергә, апаң кылган ялгышларны кабатламаячагыңны аңлатырга тырыш.
Фәнил Вакказов, алып баручы, әти кеше:
– Бәлки, син әти-әниең белән барысын да уртага салып сөйләшергә әлегә куркасыңдыр. Әмма бу сөйләшүне кирәк дип саныйм. «Миңа ышана аласыз, мин апамның хаталарын кабатламаячакмын, мондый хәл минем белән булмаячак», – дип, аларга барысын да аңлатып кара. Әгәр үзең булдыра алмасаң, апаң тырышып карасын. «Мин ялгыштым, хатамны таныйм. Сеңлем белән дә бу хакта сөйләштек. Без аңа ышана алабыз», – дияргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев