Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЕГЕТЕМ ТАШЛАДЫ...»

«Ел ярым очрашып йөргәннән соң егетем ташлады. Бер сыйныфта укыйбыз. Көн саен аны күрү бик авыр. Ул үзе дә читенсенә. Күземә карамаска, минем белән сөйләшмәскә тырыша. Классташлар да гел безне сөйли. Бу хәлләрдән соң тагын да кыенрак. Мәктәптән кайтам да елыйм, кайтам да елыйм... Мәктәбемне алыштырырга мөмкинлегем юк. Нишләп карарга икән?»

Аноним, 17 яшь

 

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

Һәркемнең тормышында куанычлы хәлләр дә, аянычлы хәлләр дә була. Проблемалар кешегә сынау өчен бирелә. Сынауны үткәндә сынарсыңмы яки рухи яктан көчлерәк булырга өйрәнерсеңме?

Кыен хәлдән ничек көчлерәк булып чыгарга соң? Психологиядә «самопознание», ягъни «үз-үзеңне аңлау» дигән төшенчә бар. Кеше үзенең хисләрен, эмоцияләрен аңларга, вакыйгага карата карашын һәм реакциясен үзгәртергә өйрәнә. Бу рухи көч һәм белемнәр таләп итә. Мин сиңа бу очракта эмоциональ интеллект турында укырга яки видеолар карарга киңәш итәр идем. Бу өлкәдә белем алу тормышта очрашырга туры килгән төрле хәлләрдә ярдәм итә.

Икенчедән, үзеңә башка төрле кызыклы шөгыль тап, мәсәлән, берәр спорт белән шөгыльләнә башларга мөмкин. Спорт стрессны да киметә, игътибарны да башка якка юнәлтә.

Өченчедән, аерылуны искә төшерә торган җырлар тыңлама, фильмнар карама, кеше сүзен дә игътибарга алма, чөнки аны һаман искә төшереп торып, син бер урында таптанасың гына.

Һәм иң мөһиме: дөнья ул бер кешедән генә тормый, тормышта әле бик күп кызыклы вакыйгалар, шәхесләр һәм син үзең бар! Шуларга игътибар итәргә өйрәнсәң, әле һәрбер проблеманың уңай ягын табарга да өйрәнергә була.

Әдилә Закирова, студент:

– Мондый сәбәп аркасында гына мәктәп алыштырырга ашыкма. Сыйныфташларыңның сүзләрен күңелеңә якын алмаска тырыш. Алар сезнең турында көлеп түгел, кызык өчен генә сөйләшәләр. Аларга игътибар бирмәскә тырыш. Бу тема күпмедер вакыттан соң онытылачак һәм алар туктаячаклар.

Ә менә егет белән сөйләшергә кирәктер. Читенсенәсез икән, димәк, әлегә барысы да хәл ителеп бетмәгән. Аңлыйм, аны көн саен күрү бик авыр. Сөйләшүдән соң да уртак фикергә килмәсәгез, сыйныфташлар арасында бер-берегезне ничек тотарга икәнлеген хәл итмәсәгез, нишләргә? Бу очракта аңа гади сыйныфташың, мөнәсәбәтләрәгезгә төгәлләнгән тарих итеп кара һәм сиңа җиңелрәк булыр. Бу ситуациягә рәхмәтле бул һәм аңа артык зур игътибарыңны юнәлтмә.

Иделия Бикбаева, укучы:

– Үз уйларыңны дус кызларыңа әйтеп, алар белән фикерләшеп кара. Мондый вакытта эчеңдәге хисләрне берәр кеше белән бүлешергә кирәк, күңелгә тынычрак булыр. Классташларның сүзләренә игътибар итмәскә тырыш яки алар белән дә сөйләшеп кара. Бәлки, туктарлар. Бер дә борчылма, вакыт үтәр, кыенсынулар бетәр, классташларың тынычланыр. Теге малай белән дуслар булып калырсыз.

Руслан Хафизов, «Яшьләр тукталышы» алып баручысы:

– Бу очракта күзгә-күз карап сөйләшеп, әлеге мәсьәләне хәл итәргә һәм аңа нокта куярга кирәк. Аннан, тынычлангач, дуслар булып калу турында сөйләшергә була. Егет белән кыз үзләре нокта куйгач, моңа артык игътибар бирми башлагач, дуслары да әлеге хәлне онытыр.

М.Ф., әти кеше:

Ничек кенә авыр булса да, вакыт барысын да дәвалый. Кайчан да булса: «Ул мина насыйп яр булмаган, минем өчен хәерле кеше булмаган», –дигән аңлау киләчәк. Бернинди үкенү хисе дә калмаячак. Иң мөһиме – шушы авыр вакытны кичерә белергә, юләрлекләр кылмаска. Яраткан шөгылеңә кереп чумарга яки яңа шөгыль табарга мөмкин. Берәр файдалы эш белән мәшгуль булсаң, бу авыр вакытны үткәрүе җиңелрәк. Ә аннары барысы да үзеннән-үзе җайланачак!

Үземә килгәндә, мин армиядән хезмәт итеп кайтырга 1,5 ай кала сөйгән ярым ташлап китте. Кайтып җитәргә 5 көн кала кияүгә чыкты. Мин армиядән кайтып, туйларына килеп кермәс өчен шулай ашыгып туй ясаганнар. Ул чакта авыр булды инде. Аннан бу хәлләрне белгәч, көлке тоелды. Хәерлесе шулай булган!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев