Логотип Идель
Бу – сер!..

«БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...»

«Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?»

Аноним, 15 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Кеше тормышында ул үзгәртә ала торган һәм үзгәртә алмый торган хәлләр була. Мәсәлән, кайсы гаиләдә туачагын, тән төсенең нинди булачагын кеше үзе хәл итми. Ә кайбер вакыйгаларга яки хәлләргә без йогынты ясый алабыз. Биттәге бетчәләрне «ярар, бетәр әле», «мин үземне ничек тә яратам» дип кабул итәргә дә була. Шулай ук бу хәлне үзгәртә дә алабыз. Аларны кремнар белән капларга яки дәваларга мөмкин. Бу – дерматологияне яки косметологияне өйрәнү өчен менә дигән сәбәп. Халык медицинасында да бу проблеманы хәл итү өчен төрле ысуллар бар. Мәсәлән, гади ромашка төнәтмәсе белән битне чистарту да ярдәм итә ала. Гомумән, һәр проблемадан – чыгу юлы, һәр авырудан дәва бар.  

Психологик яктан карасак, тышкы кыяфәт кайчакта үзбәягә дә бик нык йогынты ясый. Хәтта бетчәләр беткәннән соң да, ул күтәрелмәскә мөмкин. Андый кеше үзендә башка берәр гаеп табачак. Шуңа күрә үзеңне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнү дә мөһим.

Икенче яктан, бу мәсьәләнең уңай ягы да бар: әгәр дусларың, укытучыларың сине бернигә дә карамастан хөрмәт итәләр икән, димәк, син чыннан да хөрмәткә лаек шәхәс.

Рания Минһаҗева, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалисты, студент:

– Бетчәләрдән котылу теләгең чыннан да зур булса, мин сиңа 2-3 ай дәвамында дөрес тукланып карарга киңәш итәм. Баллыдан, камыр һәм сөт ризыкларыннан баш тарт. Мин үзем 2 ай түздем. Нәтиҗәсе бик яхшы булды. Яшүсмер чакта минем дә бетчәләр күп иде. Хәзер дә бар, мин аларны дәвалауны дәвам итәм. Әмма бернинди дә комплексым юк. Комплекс – ул без үзебез уйлап чыгарган психологик проблема. Кемнеңдер борыны зур, кемдер таза, кемдер ябык... Һәр кешенең үз проблемасы. Башкалар ни әйтер дип борчылу – мәгънәсез эш. Үзеңне ничек итеп тәкъдим итсәң, башкаларның сиңа карата мөнәсәбәте дә шундый булачак. Бетчә – вакытлыча күренеш. Була да, бетә дә. Иң мөһиме – үзеңне ярат. Шул очракта башкалар да сине яратыр.

Чулпан Гарифуллина, журналист, студент:

– 7 сыйныфта укыганда битемә бик каты бетчә чыга башлады. 11 сыйныфка кадәр крем да сөртмәдем. Комплексларым булмады. Чөнки әти-әнием мине кечкенәдән: «Аяк-кулың исән-сау, башың сау. Аллаһ ничек яраткан, үзеңне шулай кабул итәргә кирәк», – дип үстерде. Бетчә өчен генә үз-үземне бетереп йөрмәдем. «Әллә нинди авырулар бар. Аяксыз, кулсыз, күзсез кешеләр була. Болай зарланып утыру – гөнаһ» дип үз-үземне күндердем. Дарулар да эчеп карадым, әмма миңа булышмады. Кайберләреннән хәтта бетчәләр тагын да арта иде. 11 сыйныфта укыганда, каяндыр ишетеп, ипидән баш тарттым. Һәм минем бетчәләрем кими башлады.

Наилә Нигъмәтҗанова, укучы:

– Бетчә берара үземә дә бик күп чыгып алды. Хәзер бетә башлады. Шулай ук бик борчылдым. Апалар: «Берүк тия күрмә, үзләре бетә», – дип әйтеп торды. Баллы, майлы ризыкларны чикләдем. Бал белән битлекләр ясыйм. Биткә кагылмаска тырышам. Кеше сүзенә алай бик игътибар бирмим. Бетчә ул – табигый, бөтен кешегә дә чыгарга мөмкин әйбер.

Миндияр Шәймарданов, җырчы, алып баручы:

– Кеше бетчәлеме, сипкеллеме, миңлеме – үзен яратырга тиеш. Мәсәлән, минем тәнемдә тумыштан зур миң бар. Кечкенә чакта кешенең карап торуыннан әллә ничек булып китә иде. Ояла идем. Хәзер мондый карашларга ияләндем. Аны башкача кабул итә башладым. Димәк, мин кешенең игьтибарын җәлеп итәм.

Бетчәле булуга килгәндә, һәр яшүсмерне борчыган сораудыр ул. Андый чор минем дә булды. Берни дә эшләтеп булмый. Вакыты җиткәч, бетәр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X