Логотип Идель
Белми калма

"ЯНДЕКС.ЛИЦЕЙ"да УКЫЙСЫҢ КИЛСӘ, НИШЛӘРГӘ?

Бүген мәктәптән үк көндәшлелеккә сәләтле булыйм, дисәң, компьютерны, программалаштыру нигезләрен белергә кирәк. Сайтлар булдыру, төрле программаларда эшли белү киләчәктә теләсә нинди сферада хезмәт куячак кеше өчен кирәк бит. Җитмәсә, Татарстанда моңа укыталар да.

Республикада Яндекс. Лицей”га укучылар кабул итәләр. Биредә уку – бушлай. Бары тик программалаштырырга теләк кенә булсын. Бу лицейда укыйсың килсә, башта мантыйкый рәвештә фикерләүне тикшерә торган тест, аннары әңгәмә узарга кирәк. Мондый “мәктәп”кә укырга керү турында гаризаны 11нче сентябрьгә кадәр тапшырып була. Лицейга кабул ителәчәк кешеләр исемлеген 29 сентябрьдән дә соңармыйча хәбәр итәчәкләр.

Яндекс. Лицей”да 8-9нчы сыйныф укучыларына белем бирәләр. Укыту программасы ике елга исәпләнгән. Беренче елны укучылар Python программалаштыру телен өйрәнәләр. Икенче уку елында – сәнәгать өлкәсендәге программалаштыруны, шулай ук уку проектларын эшлиләр. Әлеге дәресләрне Яндекста укулар узган тәҗрибәле укытучылар укыта.

Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Иннополис, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Азнакай, Балык Бистәсе, Алексеевскоеда инде өченче ел рәттән бу юнәлештә эшлиләр. Быел әлеге проектка Менделеевск та кушылган. Татарстанда 21 мәйданчык эшләячәк, аларның өчесе – яңа. Дәресләр атнага ике тапкыр көндезге өчтән соң уздырылачак. Укучыларның кайбер өлеше Яндекс. Лицей”да дистанцион рәвештә һәм мәктәп программасы барышында укый алачак.

Белешмә:

Яндекс. Лицей” 2016 елда барлыкка килә. Татарстанда аны Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары оештыра. Әлеге проект Россия һәм Казахстанда 131 шәһәрдә 306 мәйданчыкта эшли. Былтыргы саннар белән чагыштырганда, анда катнашучылар саны ике тапкырга арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев