ВУЗЛАРДА УКУ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ БӘЯСЕ АРТАЧАКМЫ?
Дистанцион белем алу вакытында вузларда уку өчен түләү мәсьәләсе – көн кадагында торганы. Көндезге уку бүлегенә укырга кереп, хәзер дистанцион рәвештә белем алучыларның күбесе үзен хәзер “заочник”, дип саный. Шуңа 2020-2021 уку елында вузларда уку өчен түләүне арттырмаска тиешләр. Мондый тәкъдим Россиянең Ректорлар союзы утырышында яңгыраган.
– Без укуларын мөстәкыйль рәвештә түләгән студентларның нинди хәлдә калганын күрәбез. Шулай ук вузлардагы укытучыларга да дистанцион форматка күчәргә авыр булганлыгын аңлыйбыз. Дистантка күчү белем бирү процессында катнашкан һәркемнән бик күп тырышлык сорады, – ди Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
Министрлык киләсе уку елына вузларга уку бәясен 2019 елдагыдан арттырмаска киңәш итә. Бәяләрне 2019 ел дәрәҗәсендә калдыру – югары белем бирүгә социаль-икътисади булышлык күрсәтү пакетының бер өлеше. Бу студентлар, укытучылар, университетларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Шушы пакет ярдәмендә вузлар базасында студентларны эшкә урнаштыру программасы да эшли башланган.
– Без уку өчен түләү бәясен шул дәрәҗәдә калдыруны дөрес карар, дип саныйбыз. Ул белем бирү процессының бөтен ягының мәнфәгатьләрен дә якларга ярдәм итәчәк. Дистанцион формат читтән торып уку форматы түгел. Бүген университетларга төп таләпләрнең берсе – белем бирү сыйфатын саклап калу. Ул, беренче чиратта, укытучылардан тора. Дистанцион укуга күчү аркасында укытучыларга да йөкләмә артты, – ди министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев