Белми калма
ВАКАНСИЯ: СӘЯХӘТ ИТКӘН ӨЧЕН 2 МИЛЛИОН!
Wowcher Британия компаниясе үзенең сайтында яңа вакансия урнаштырган: алар сәяхәтче эзлиләр. Хезмәт хакы елына 2 миллион сум дип билгеләнә.
Сайтта язылганча, сәяхәтче-блогер үзе теләгән кеше белән 40 ил гизәчәк. Тик блогер сүзе монда юкка гына түгел, чөнки әлеге эшкә алынган кеше YouTube каналда, социаль челтәрләрдә һәм төрле блогларда үзенең сәяхәте турында хроника алып барырга тиеш булачак.
Блогер Лас-Вегас, Нью-Йорк, Бали, Таиланд, Диснейленд (Париж), Дубай, Исландия һәм башка туристик җирләргә барачак.
Әлеге вакансиягә конкурста катнашырга теләүче кеше компаниянең инстаграмына үзе турында 30 секундлык видео төшереп җибәрергә тиеш (бу елның 30нчы декабренә чаклы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев