Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ЛАГЕРЬЛАР КАЙЧАН ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК?

Казанда шәһәр читендәге балалар лагерьлары 1нче июльдән эшли башлаячак, ә путевкаларны сату 1нче июньнән башлана. Мәктәп лагерьлары якынча 3нче август тирәсендә эшли башлар, дип көтелә. Бу турыда Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов хәбәр итә.

Коронавируска бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә, лагерьларда көнгә ике тапкыр дезинфеция чараларын кулланып җыештыру оештырылачак, һәр бүлмәгә  бактерицидлы лампалар һәм антисептиклы дозаторлар куелачак.

Лагерьда эшләүче хезмәткәрләр, смена тәмамланганчы, лагерь территориясендә читкә чыкмыйча яшәячәкләр. Төрле чараларны педагоглар үзләре оештырачак, читтән кешеләр чакыру булмаячак. 

Казанда җәйге лагерьлар кампаниясенә якынча 312 млн. сум акча бүленәчәк. 

Лагерьларда барлыгы 40 меңнән артык бала ял итәр, дип көтелә. Авыр хәлдә калган гаиләләрдән 1 мең балага путевкалар бушлай биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев