Логотип Идель
Белми калма

«ТАБА»да КЕМНЕ КЫЗДЫРАЛАР?

Казанда “Таба” яшьләр этно-проектының чиртатагы этабы узачак. Анда катнашучылар саллы күләмдәге грантларга лаек булырга мөмкин. Конкурста катнашыр өчен проектның идеясе булырга тиеш, һәм гаризаңны тутырып җибәрергә өлгерү кирәк.

5-7 декабрь көннәрендә “Таба” яшьләр этно-проектларының белем бирү акселераторы узачак. 14-30 яшьлекләрне грант проектларын дөрес итеп тутыру һәм үз идеңне тормышка ашыру буенча дөрес юнәлештә эш алып барырга өйрәтәчәкләр.

Укыту берничә юнәлеш буенча булачак: “Проектны җыю”, “Проектның брендын ясау”, “Идарә итү”, “Креатив”. Акселератор катнашучыларына тренерлар, федераль яшьләр форумнарының игротехниклары, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яшьләр проектлары конкурсы экспертлары белем бирәчәк. Шулай ук яшьләргә Ләлә Бикчәнтәева, Папин Апроян, Алиса Лисовая, Лиана Сиразетдинова, Ильяс Гафаров та лекцияләре белән чыгыш ясаячак.

Белем бирү программасында төп темалар – “Уникаль проектлар ясау”, “Проектларның re-дизайны”, “Проект белән идарә итү”, “Су агызмыйча гына SMM белән шөгыльләнү”, “Аудитория алдында чыгыш ясау тренингы, проектларны эшләп бетерү буенча консультацияләр.

“Таба”ның йомгаклау питчингы 8 декабрьдә “МЕГА” сәүдә үзәгендә узачак. Биредә иң яхшы проектларның күргәзмәсе узачак.

Конкурста катнашу өчен үз проектың идеясен булдырырга, гариза тутырып, аны 20 ноябрьгә кадәр taba.tatar сайтында калдырырга кирәк. Әлеге акселератор чыгымнары 1 миллион сумга кадәр булган проектларны кабул итә. Биредә яшьләр кино, театр, музыка, ПРОбизнес, белем бирү, медиа юнәлешләрендәге проектларны тәкъдим итә ала. Грант ярдәменнән тыш, иң яхшы идея авторлары Мәскәү һәм Сочи шәһәрләрендә узачак Бөтенроссия эшмәкәкрләр форумы, Мода атнасында катнашачак һәм үз проектларын тормышка ашыру өчен потенциаль инвесторларны таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X