РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЙГАН УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада БДИны 100 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашты. Әлеге чара «Адымнар-Алабуга» полингваль белем бирү комплексында узды.
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу елда 100 балл җыючы укучылар саны арткан.
Укучыларга мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов:
– Уку йортлары сайлау буенча бернинди чикләүләр юк. Мин гел, балалар үзләре теләгән урында укырга тиеш, дип әйтеп киләм. Әмма без сезнең белән элемтәләрне саклап калырга телибез, – дип ассызыклады.
Президент сүзләренчә, Татарстанда карьера үсеше өчен барлык шартлар да бар, яңа эш урыннары барлыкка килеп тора.
Шулай ук, ул әлеге укучыларны үстергән, тәрбияләгән әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, БДИда мондый югары баллар республикада белем бирү системасының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Сүз уңаеннан, быел, 2019нчы ел белән чагыштырганда, БДИда 100 балл җыючылар саны 40ка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев