РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ВАФАТ

72нче яшенә барганда күренекле шагыйрь, балалар язучысы Роберт Миңнуллин вафат булды. Бу турыда аның Instagram битендә кызы Таңсылу хәбәр итте.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан республикасының Илеш районында туган. Шактый еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
Роберт абыйның якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
15 август 2022 - 14:38
-
15 август 2022 - 09:43
-
12 август 2022 - 13:07
-
12 август 2022 - 11:10