Логотип Идель
Белми калма

«НАРКОТИКЛАРГА КАРШЫ ДЕСАНТ» ТӨШӘЧӘК

Яшьләр арасында наркотикларга каршы көрәшергә полиция хезмәткәрләре генә түгел, балалар оешмалары да булыша. Мисал өчен, «SаMостоятельSные дети» оешмасы даими рәвештә төрле акцияләр оештыра. Бүген алар рәтенә Татарстанның 13 000 баласы кушылган. Әлеге оешманың проектлары республиканың 600 мәктәбендә тормышка ашырыла.

Тиздән Татарстанның һәр районына «Наркотикларга каршы десант» килеп төшәчәк. Аның белән берлектә төрле министрлыклар шушы афәткә каршы бергәләп көрәшәчәкләр. Шулай ук полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эше буенча комиссиясе белән бергә эшли. Авыр хәлдәге гаиләләрдәге балалар белән аерым эш алып баралар икән.

6 декабрьдә Эчке эшләр министрлыгы системасында наркотиклар әйләнеше бүлекчәләре оешуга 26 ел тулган. Наркотиклар белән көрәш буенча махсуслашкан бүлекләр Россиядә 1991 елның 6 декабрендә барлыкка килә. 2016 елда Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт ликвидацияләнгәч, бу эш Эчке эшләр министрлыгына күчерелә. Хәзерге вакытта бу юнәлеш буенча эшчәнлекне 21 районында алып баралар.

– Татарстанда наркотиклар белән бәйле вәзгыять киеренке булса да, тотрыклы кала бирә. Бүген интернет-кибетләр аша да наркотиклар тарату бара. Ләкин полиция хезмәткәрләре мондый сатучы-кулланучыларның эзенә тиз төшә. Хәтта кайбер кибетләр ачылып та өлгерми кала. 2017 елның 10 ае эчендә генә дә наркотиклар таратыла торган 35 канал ябылды. Шушы юнәлештәге хокук бозуларны ачыклану 57 процентка артты, – ди Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Вадим Костюнин.

Элегрәк кайбер синтетик матдәләр легаль наркотиклар рәтенә керсә, хәзер рөхсәт ителгәннәре бөтенләй юк. Наркотик икән, димәк, законга каршы бара торган әйбер. Әгәр моннан берничә ел элек героин тарату күп булса, хәзер беренчелекне синтетик наркотиклар ала икән. 2017 елның 10 ае эчендә генә дә мондый наркотикларны әйләнештән алуның 1660 очрагы теркәлгән. Ә үсемлекләрдн ясалган наркотикларны кулланылыштан 993 тапкыр алганнар.

Шушы елның 10 ае эчендә Татарстанның хокук саклау органнары тарафыннан 3447 наркоҗинаять теркәлгән. Бу былтырга күрчәткечләрдән 10 процентка артыграк. 2544 авыр наркоҗинаятьләр ачыкланган. Наркотик сатуның 1966 факты туктатылган.

– Тиз акча эшләргә теләүче кешеләрне наркотик таратырга, сатарга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә кемдер бу эштә катнашып, үзенең эше сизелми калыр, дип уйлый икән бик нык ялгыша. Чөнки мондый кыңгыр эштә катнашучылар без барыбер ачыклыйбыз, җаваплылыкка тартабыз. Безнең полиция хезмәткәрләре дә заманга яраклашып, наркотиклар әйләнешендә хокук бозучыларны ачыклауда яңача эшли. Алар хәзер күбрәк аналитикларга әйләнделәр. Бу юнәлештәге төрле һәр хәбәрне анализлыйлар. Наркотиклар үзләерннән соң эз калдыра, шуңа да бу яшеренеп калыр, дип уйларга кирәкми, – ди Вадим Костюнин.

Наркотиклар сатучылар, кулланучылар, гомумән, наркотиклар әйләнеше белән булган хәбәрләрне полиция хезмәткәрләре аноним рәвештә дә кабул итәләр. Аларның һәрберсеннән энә күзеннән үткәреп, тикшерәләр икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев