Логотип Идель
Белми калма

«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2023 елның 1 апреленнән 15 октябренә кадәр уздырыла.

Кинофестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының милли үзаңын уяту, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен, тарихи хәтерен саклау, яклау һәм үстерү, анимация, кыска метражлы уен фильмнары аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баету максатларында үткәрелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинофестиваль 3 этапта узачак. Беренче этап – гаризалар кабул итү - 1 апрельдән 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 20 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал – 25 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында узачак.

Катнашучылар үз хезмәтләрен 2 номинациягә тәкъдим итә ала:

Татарча анимацион фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр); Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр). Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш.

Бәйгегә килгән хезмәтләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары (кинопродюсерлар, режиссерлар, сценаристлар, актерлар, операторлар, композиторлар, кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре) бәяләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев