Логотип Идель
Белми калма

КЕМГӘ ТУҢДЫРМА АШАУ ЗЫЯНЛЫ?

Табиб кемнәргә туңдырма ашарга ярамаганлыгын әйтте. Нинди категорияләргә караучыларга туңдырма ашага ярамый?

Табиб-терапевт Ольга Кашубина туңдырма ашауның кемнәргә зыянлы булуы турында сөйләде. Ул туңдырма ашап, сәламәтлекләренә зыян килергә мөмкин булган 4 категория кешеләрне атый. “Ә сау-сәламәт кешегә әллә нигә бер туңдырма ашауның бернинди зыяны да юк”, -  ди табиб.

Әмма дөрес тукланган, ябыгырыга теләгән кешеләргә игътибарлы булырга кирәк: туңдырмада шикәр бик күп, күп ашап җибәргән очракта ул билне берничә сантиметрга юайнайта да ала.

Моннан тыш, туңдырма тешләр өчен дә куркыныч тудыра. Әлеге татлы ризыкны балаларга ашатканда аеруча сак булырга кирәк. Туңдырма ашаганнан соң бала тешен чистартса яхшы булыр.

Тагын кемнәргә туңдырма ашау зыян салачак?

Әгәр сезнең организм сөт ризыкларын начар үзләшерсә, туңдырма ашаганнан соң эчәклеккә авыр булырга мөмкин. Бу лактозаны эшкәртә торган фермент җитмәгәнгә күрә шулай була. Мондый очракта табиб туңдырманы аз гына ашарга киңәш итә. “Ә менә сөткә аллергияләре булган кешеләргә туңдырма ашуа бөтенләй тыелган”, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев