Логотип Идель
Белми калма

Казан Мәдәниятара багланышлар форумы: «Шәймиев тотынса, булдырып чыга»

4-7 сентябрь көннәрендә Казанда Мәдәниятара багланышлар форумы уза. Әлеге масштаблы чара Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар буенча махсус илчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән уздырыла.

Казан форумы 40 илдән 200гә якын катнашучы җыйды. Алар пленар утырышлар, конференцияләрдән кала, Татарстандагы тарихи-мәдәни объектлар белән дә таныша.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:

– Мәдәният үсеше белән беррәттән кешеләр технологияләр куллану мөмкинлеген ала. Мәдәниятара диалог бер-береңне аңлауга булышлык итә. Без тарихыбызны кадерлибез, хәзергесен булдырабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Төп приоритетларыбыз булып бөтен конфессияләрнең тигезлеген саклап калу, аларның үсеше өчен шартлар булдыру һәм экстремизмның теләсә нинди формасына каршы тору тора. Татарстанда ике төп диннең татулыкта яшәве һәркемнең игътибарын җәлеп итә. 173тән артык милләт Татарстанны үзенең йорты, дип саный.

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе:

– Бүген без ЮНЕСКО тарафыннан ассоциацияләнгән мәктәпләрне 65еллыгы белән тәбрик итәбез. Бөтен дөнья буенча таралган 11 мең оешма, шул исәптән 369 Россия мәктәбе дә, яшь буында гомумкешелек, әхлак, гуманистик кыйммәтләрне, хөрмәт, бер-береңә ярдәм итү кебек принципларны үстерә, күзаллауларын киңәйтергә булыша. Әлеге оешмалар тотрыклы киләчәкне булдыруга өлеш кертә. Россиядә әлеге мәктәпләрнең координаторы булып ТИСБИ идарә университеты ректоры Нэлла Просс тора. Сезнең белән бергә ЮНЕСКОның шушы гуманитар миссиясен алга таба да дәвам итәчәкбез.

Синь Цюй, ЮНЕСКОның беренче урынбасары:

– Бүген рухи гыйбадатханәләрнең җимерелгәнен, балаларның кысрыклануын күрәбез. ЮНЕСКО өчен тынычлык һәм татулык әхлак кыйммәтләренә нигезләнергә тиеш, толерантлык кына җитеп бетми. Безгә бер-беребезне аңларга кирәк. Без күнекмәләрне, кыйммәтләрне үстереп, аларны мәктәпләргә җиткерәбез. Алга таба аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, без тарихны өйрәнергә тиешбез. Төрлелек – безнең төп ресурсыбыз.

Сергей Кириенко, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары:

– Татарстан бу форумны уздыру өчен уңышлы, бәлки, идеаль урындыр. Формаль рәвештә мондый диалог беренче тапкыр гына уздырылса, Татарстанда мәдәниятара диалог берничә гасыр дәвам итә. Әлеге республика – Россиядә генә түгел, халыкара аренада да тату яшәү мисалы. Бездә төрле диннән булу ул көчсезлек түгел, ә, киресенчә, көчебезне күрсәтә торан фактор. Татарстан мәдәниятара диалогны күрсәтеп кенә калмый, биредә аның практик яктан тормышка ашырылуын да күреп була. Татарстандагы берничә объект ЮНЕСКО һәйкәлләре исемлегенә кертелде. Бу юнәлештә Минтимер Шәрипович бик зур эш башкарды. Без барыбыз да беләбез: ул эшкә тотынса, ахырына кадәр җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев