ЙОЛДЫЗЛАР АТЫЛГАНЫН КАЙЧАН КАРАРГА?

Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория директоры Юрий Нефедьев йолдыз атылуын карар өчен иң яхшы көннәрне билгеләп үтте. 

Галим Татарстанда йолдызлар атылуны карау өчен иң уңайлы вакыт буларак августның беренче ике атнасын күрсәтә. Иң югары ноктасы, ягъни иң күп йолдызлар атылу исә 12-13 август төнендә булачак. Сәгатенә якынча 100 метеор күреп булачак, иң шәп вакыт исә - төнге 2-3 арасы.

Әмма, Юрий Нефедьев фикеренчә, татарстанлыларга йолдыз атылуын карарга айның тулы булуы һәм һава торышы начар булу сәбәпле, күкне каплаячак болытлар комачауларга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    682
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    335
    0
    0

Блоглар