Филармония хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Назыйр улы Нуруллин һәм тагын бер төркем хезмәткәрләргә "Ялкын" коллективы зур рәхмәтләрен җиткерә!

Алар, Балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстан Республикасында урнашкан баалалар йортлары һәм интернатларны “Ялкын”  белән “Сабантуй” журналларына яздырдылар. Шулай итеп, 2018 елның июль аеннан декабренә кадәр 17 балалар йортында тәрбияләнүчеләр татарча чыга торган әлеге журналлар белән танышып бара алачак. Филармония хезмәткәрләренең Рамазан аенда кылынган бу изге гамәлләре үзләренә йөзләтә кире кайтсын!

Исегезгә төшерәбез: #Подпишиблизких акциясе кысаларында теләсә кем бүләк итеп үзе  сайлаган адреска газета-журнал яздыра ала. Әлбәттә, “Ялкын” яки “Сабантуй”ны яздырып, балаларны, яшь буынны татарча матбугатны укуга кызыксындыра алсак, файдалырак булачак!




 



 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    691
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    544
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    344
    0
    0

Блоглар