Логотип Идель
Белми калма

ЭШ ӨСТӘЛЕНДӘ ҮСЕМЛЕК ТОРСА, НӘРСӘ БУЛА?

Күп кешенең эш өстәлендә төрле үсемлекләр, гөлләр тора. Галимнәр тәҗрибә уздырганнар да. Бер нәтиҗәгә килгәннәр. Эш өстәлендә гөл торса, нәрсә була?

Баксаң, үсемлекләр стресс дәрәҗәсен киметергә сәләтле икән. Япония галимнәре үзләренең тикшеренүләреннән соң шундый нәтиҗәгә килгән.

Тикшеренү ничек барган?

Экспериментта бер электр компаниясе хезмәткәрләре катнашкан. Тәҗрибәгә үзеннән өлеш керткән 63 хезмәткәрнең яшьләре 24тән алып 60 кадәр булган. Аларның барысы да атнасына 40 сәгать вакытын компьютер алдында уздыра икән.

Тикшеренү 3 атна дәвам иткән. Беренче атнада хезмәткәрләрнең өстәлендә үсемлекләр булмаган. Алар үзлектән һәрдаим пульсларын тикшереп торганнар. Киләсе атнада бу кешеләрнең өстәлләренә үсемлекләр менеп “кунаклаган”. Ике атна дәвамында алар пульсларын үлчәүне дәвам иткәннәр. Ял иткәндә үсемлеккә карап торганнар.

Нәтиҗәләр нинди?

Ахыр чиктә галимнәр менә нәрсәләрне ачыклаган: күп кешенең эч пошу, курку, шомлану кебек хисләре кимегән. Ә 27% катнашучынең пульсы сирәкләнгән, ягъни йөрәкләре акрынрак тибә башлаган. Ә менә үсемлекләренең шиңгәнен күрсәләр, киресенчә, аларның эчләре поша башлаган. Галимнәр фикеренчә, бу шомлану хисе үсемлек өчен җаваплылык тоюдан туган. Тикшеренүнең бер авторы булып торган Масахиро Тойода әйтүенчә, әгәр хезмәткәрләр ял вакытында табигатькә чыкса, аларның психик халәтләре күпкә яхшырыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев