Белми калма
Татарстан фән министрлыгы: Татар теле укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк
Хәзер төп бурыч – уку елы уртасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 33 нче утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
“Кичә республика мәктәпләрендә икенче чирек башланды, күзәтчелек органнары таләпләре буенча мәктәпләр уку планнары алмаштырган. Уку планнары үзгәрү белән укытучыларга йөкләнеш үзгәрә”, – дип билгеләп үтте министр.
Вице-премьер сүзләренчә, узган атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр муниципаль район вәкилләре белән әңгәмәләр үткәргән. “Без һәр муниципалитет, һәр директордан үз укытучыларына игътибарлы булуларын сорыйбыз. Кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш. Муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, 220 укытучы кыскартылырга мөмкин. Көн саен бу санны кыскарту өстендә эшлибез”, – диде ул.
Укытучыларның дәрес саннары кимегән очракта, алар ике ай уку башында билгеләнгән хезмәт хакын алачак.
“Яңа уку планнары рус теле укытучыларына йөкләнешне арттырачак”, – дип билгеләп үтте докладчы. Рус теле укытучыларына гомуми ихтыяҗ 219 кеше тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Нет комментариев