Логотип Идель
Белми калма

АВЫЛ МӨГАЛЛИМНӘРЕ: УКУ-УКЫТУ ПРОГРАММАЛАРЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ ТҮГЕЛ

Бактың исә, Россия мәктәпләрендә белем алучы укучыларның бары тик 25 проценты гына үзе теләп укый икән. Бу начар күрсәткеч, беренче чиратта, уку-укыту программаларының кызыклы булмавы белән бәйле...

Әлеге төр сораштыруны РАНХиГС уздырган. Тикшеренүдән күренгәнчә, мәктәпләрдә белем алучылар уку белән башлангыч сыйныфларда ныклап кызыксына. Урта сыйныфларга күчкәч исә бу кызыксыну гомумән бетә һәм... яңадан бары тик 10-11 нче классларда гына барлыкка килә, дип ачыклаган белгечләр.Әлбәттә, бу күренеш беренче чиратта, БДИ белән бәйле.

Сораштыруда катнашкан әти-әниләрнең 31 процентка якыны исә белем бирү методикасы һәм техникасын үзгәртергә кирәк дип белдергән. Укытучылар да нәкъ шулай уйлый. Андыйлар барлык мөгаллимнәрнең 40 процентын тәшкил итә. Укытучылар үз предметлары буенча методик ярдәмлекләргә мохтаҗ булулары турында әйткән. Аларның 50 проценттан артыгының балаларга белемне тагын да тирәнрәк итеп бирәсе килә.

Тагын бер кызыклы мәгълүмат – авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләүчеләр арасында уку-укыту методикасының эчтәлеген үзгәртү кирәк дип санаучылар шәһәр мөгаллимнәре белән чагыштырганда күбрәк.

Ата-ана һәм мөгаллимнәр укуга кызыксынуны арттыру өчен чыгарылыш һәм вузга укырга керү имтиханнарын аерырга кирәк дип саный. Хәер, уку-укыту программаларыннан тулысынча канәгать россиялеләр дә юк түгел. Ата-аналарның 36,6 проценты мәгариф системасыннан бик тә канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев