Логотип Идель
Белми калма

СТУДЕНТЛАРНЫ САНАР ЧАК...

Быел Казан федераль университеты бюджет урыннарына 4980 студентны кабул иткән. Ничә студент түләп укыячак? Имтиханнардан 100 балл җыйган ничә укучы КФУны сайлаган? Ни өчен моңарчы университет сайты татар телендә эшләмәгән? 

“Казан федераль университетының бюджет урыннарында укыячак студентлар исемлеге билгеле. Тик укырга кабул итү процессы әле тәмамланмады. Түләп укырга керүчеләрне һәм чит ил студентларын без әле дә кабул итәбез”, – дип белдерде университет ректоры Илшат Гафуров 2017 елның кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турындагы пресс-конференциядә.
Быел КФУга имтиханнарын 100 баллга тапшырган 68 укучы (төрле олимпиада җиңүчеләрен дә кертеп) укырга кергән, шуларның 48е – Татарстанныкылар. Максималь балл җыючыларның иң күп өлеше (13 кеше) Идарә, икътисад һәм финанслар институында белем алачак.



Укырга кабул итүдә яңалыклар да булмый калмаган: быел документларның төп нөсхәсен бер юнәлештән икенчесенә ике тапкыр гына күчерү мөмкинлеге булган. Бу юктан гына эшләнәмгән: имтихан күрсәткечләре яхшы булган бер абитуриент КФУга да, икенче бер шәһәрдәге югары уку йортына да үтә, документларын шул уку йортында калдырган була, кабул итү туктатыласы көнне документларын КФУга күчерергә карар кыла, тик өлгерә генә алмый – 1 сәгать тирәсе вакытка соңара. Нәтиҗәдә, тегендә дә, монда да укырга керә алмый кала, коммерция юнәлешенә укырга керергә мәҗбүр була.

Иң күп кеше укырга керергә теләк белдергән юнәлеш булып юриспруденция кала бирә. Быел монда 1 урынга 35 кеше дәгъва кылган.Әлеге факультетка укырга керүчеләрнең бер предметтан уртача баллы 91не тәшкил итә. Быел университет буенча уртача балл да арткан: 78, 68. Ә менә бюджет урыннары 336 га кимегән. Бу турыда Илшат Гафуров: “Студентлар саны кими, дип без мөгаллимнәр составын гел үзгәртеп тора алмыйбыз. Димәк, безгә ким дигәндә, 336 студентны контракт нигезендә укырга алырга кирәк. Түләп укучылар саны болай гына түгел: быел бюджет урыннарына 4980 студент укырга алынса, коммерциядә дә шул санга якын (4048) студент укыячак”, – ди.

Тагын бер яңалык: 1 сентябрьдән КФУ сайты татарча да эшли башлаячак. “Сайт бүгенге көндә 7 телдә эшли. Моңарчы аның татарча варианты булмау – безнең ялгышлык, мин моны таныйм”, – диде ректор.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев