ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН РОГАЛИКЛАР РЕЦЕПТЫ

Безнең эстрада артистлары җырлап-биеп кенә йөрми, сәхнә белән беррәттән гаилә тормышын да матур итеп алып бара беләләр, социаль челтәрләрне дә онытмыйлар. Еш кына төрле тәм-том рецептлары да куялар әле алар, анысын укучылар исә аеруча ярата: гади генә рецепт түгел бит ул, ә йолдызның үзеннән!

Мондый салкынча көзге көннәрдә гаиләң белән үзең пешергән тәм-том белән сыйлана-сыйлана чәй эчүдән дә яхшырак ни булсын инде. Димәк, Ландыш Нигъмәтҗановадан рогаликлар рецепты:

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хәерле көннәр☺️ Рогалики 🥐 1 стакан ( сөт+су) җылы- Шуңа салабыз 1 аш кашыгы чүперә( дрожжи), 1 аш кашыгы шикәр комы( сахарный песок)-бер 20 минут тора 230 гр. эретелгән сыер мае( сливочное масло) 1 йомырка 0,5 чәй кашыгы тоз Тыгыз итмичә генә басабыз Камырны тундырмага( хололильникка) тыгып куябыз бер ике сәгатькә ( шунда кабара) Һәм бүтән эшләрегезне эшли торасыз инде☺️😉 Аннары алабыз , бик басмыйча гына алтыга бүләбез дә, ясыйбыз... Видеода күрсәтелгән👌 Бер стакан сөткә, 1 стаканга якын шикәр көмы эретәбез газда, эреп беткәч алабыз, кайнатмыйбыз! Пешкән рогаликиларны шунда манабыз #ландышнигматжанова #татарстан #балтаси

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: