Логотип Идель
Ашыйбызмы?

"АЛМАЛЫ БОЛЫТЛАР" РЕЦЕПТЫ

Алмаларыгыз бетмәгәндер бит әле дуслар, ягез, бу искиткеч тәмле татлы ризыкны пешереп карагыз әле!

Кирәк:

150 грамм сыер мае,
1,5 стакан шикәр комы,
4йомырка,
4-5 эре алма,
Корица, ванилин, 1чеметем разрыхлитель,
чама белән 2-2,5 стакан он.

Әзерләү:

Беренче эш итеп йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Камыр өчен сарысын кулланабыз. Бүлмә температурасында йомшартылган сыер мае, 1стакан песок, ярты чәй калагы чамасы разрыхлитель, 1г ванилин, 4йомырка сарысы һәм онны кушып, камыр әзерлибез.

Мин камырны таба төбенә кул белән генә формалаштырып, бортиклар ясап җәйдем.

Камыр өстенә кабыгыннан әрчелгән һәм тар-тар итеп туралган алманы җәябез, алма өстенә корица сибәбез, мин әзрәк бәрәңге крахмалы да сиптем.

Шул рәвештәге пирогны, камыры кызгылт төскә кергәнче газ миченә куябыз. Минеке 180 градуслы мичтә 15-20 минут тирәсе торды.

Ул арада калган йомырка агын һәм ярты стакан шикәр комын миксер белән болгатып, яхшылап күпертәбез. Пирог духовкада кызгылт төскә кергәч, әлеге аксымны өстенә ягабыз да, тагын мичтә 10 мин.чамасы тотабыз.

Аксым күпереп, кызгылт төс алырга тиеш. Шуннан соң әлеге пирог белән тәмләп чәй эчәбез!

Тәмле булсын, дуслар!

Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев