ЯШЬ ПЕШЕКЧЕЛӘРНЕ "ТАТАР ГАИЛӘ"СЕ КӨТӘ
Кызлар колагына! Әмма малайларга да ярап куяр. Тиздән 8 Март – Халкыра хатын-кызлар көне якынлаша. Димәк, яраткан әни, әбиләребезгә бүләк әзерләр чак җиткән. Иң яхшы бүләк, әлбәттә, үз күңелеңнең җылысын биреп ясаган ризык. Ә аны 22 февраль көнне Казанның бер ресторанында әзерләргә өйрәнергә мөмкин.
Бу көнне танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның юбилее уңаеннан, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында “Татар гаиләсе” дигән бәйге үткәрә.
Конкурста яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары, Казанның вузлары һәм көллиятләрендә укучылар, шулай ук Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарыннан вәкилләр, чит төбәкләрдән аш-су өлкәсендә эшләүчеләр катнашачак. Аларга карап, син дә шеф-поварлар кебек ризык әзерләргә өйрәнә аласың!
Яшьләр ярышларда көч сынашып, бәйгедә катнашып үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алачаклар. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылачак. 8 Мартка үзе тәмле, үзе менә дигән бүләк әзерлим, дисәң, конкурска кил!
Вакыты: 22 февраль (чәршәмбе), 09.00-14.00
Урыны: Казан, Шмидта ур. 34/18, «Тәмле булсын» рестораны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
-
26 апреля 2024 - 12:12
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – СПЕКТАКЛЬ-КВЕСТ!
Нет комментариев