Логотип Идель
Ачыш

ҮЗЕ - СТУДЕНТ, ҮЗЕ - БАЙ!

Безнең илдә һәркем белә - бары тик югары белемең булса гына яхшы эш таба аласың. Ә яхшы эш тапсаң, баерга да озак калмый, шулай бит. "Эххх, миллион долларым булса, бу иртәнге параларга барып торыр идемме соң мин?!" - дип уйлаган чаклар да байтак була инде. Ә менә миллион доллары була торып та параларга ашыгучылар бар бит. Мондыйларның киләчәге көн кебек ачык - әти-әниләре аларга "яхшы урын" әзерләгән, ә булган байлыклары әле берничә буынга көн күрергә җитәрлек. Шулай да кәеф-сафа гына корып яшәмичә, югары уку йортларына белем эстәргә килгән бай балалары хакында сүз. Бүген «Ялкын» иң бай студентлар укый торган вузларга күзәтү ясый.

Гарвард университеты


Кайда: Бостон шәһәре, Массачусетс штаты, Америка Кушма Штатлары




Бу уку йорты инде күптәннән дөньяның әйдәп баручы университетларының берсе. Бай укучылар монда җитәрлек. Студентларның 45 проценты – елына 200 мең доллар акча эшли торган гаиләләрдән. Шундый гыйбарә дә яшәп килә: әгәр син тормышта уңышка ирешергә һәм миллиардер булырга телисең икән, нәкъ менә биредә укырга кирәк. Гарвардны тәмамлаган якынча 3000 кешенең 200 миллион долларлык мөлкәте бар. Әлбәттә, аларның күбесендә әти-әниләрдән башлангыч капиталы да була.

Колумбия университеты


Кайда: Нью-Йорк шәһәре, Америка Кушма Штатлары 




Колумбия университетында җәмгыятьнең "каймагы" гына укый. Бу уку йортына эләгү бер дә җиңел түгел. Чөнки «проходной» баллар бик югары. Җитмәсә, биредә белем алыр өчен, бер елга 64 мең доллардан күбрәк акча түләргә кирәк булачак. Колумбия университетын тәмамлаган кешеләр арасында Джейк Джилленхол, Алиша Киз һәм Кейси Аффлек бар.

Йель университеты


Кайда: Нью-Хейвен, Коннектикут, Америка Кушма Штатлары




Бу университет – иң кыйбатлыларның берсе. Аның тарихы да бай, аны тәмамлап, дөньяга танылучылар да күп. Джордж Буш та – шуларның берсе. 2016 елда университетның беренче курс студентларының 69 процентының гаилә кереме 120 мең доллардан артык булган. Йель университетының 10 проценттан азрагы Пелл грантына ия булган.

Браун университеты


Кайда: Провиденс, Род-Айленд, Америка Кушма Штатлары




Эш байлар сайлаган университетларга барып җиткәч, Браун университетын исәптән төшереп калдырырга ярамый. Джек Николсон, Стивен Спилберг, Джон Керри һәм башка танылган американлылар нәкъ шушы вузны тәмамлаган. Род-Айлендта урнашкан уку йорты АКШның иң байларыннан санала. Финанс ярдәмгә мохтаҗ булган студентлар саны биредә 50 проценттан да кимрәк.

Пенсильвания университеты


Кайда: Филадельфия, Пенсильвания, Америка Кушма Штатлары




Көнбатыш Филадельфиядә урнашкан әлеге көллияттә супер-бай студентлар саны елдан-ел арта. Анализ шуны күрсәтә, аларның 30 процентының әти-әниләре 250 мең доллардан күбрәк акча эшли. Беренче курс укучыларының 65 процентка якыны җәмгыятьнең урта һәм югары классына карый. Биредә миллиардер һәм АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп та укыган.

Мумбаи университеты


Кайда: Мумбаи, Һиндстан




Әлеге дәрәҗәле университет Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә урнашкан. Аны тәмамлаучылар арасында миллиардерлар Кембридж яки Браун университетын тәмамлаучылардан да артыграк. Ул бай һиндстанлылар өчен «инкубатор» булып санала, биредә супербай гаиләләрдән балалар укый.

Оксфорд университеты


Кайда: Оксфорд, Оксфордшир графлыгы, Бөекбритания




Әлеге вузны белмәгән кеше сирәктер. Англиядәге уку йорты Бөекбритания миллионерларын тәрбияли. Аны тәмамлаган кешеләр арасында дөнья дәрәҗәсендәге академиклар, эшмәкәрләр һәм галимнәр бар. Биредә дә супербай студентлар җитәрлек. Мисал өчен, 2013 ел ахырында шушы университетка керергә теләгән бер бай гарәп шәхси репетитор эзләве турында игълан биргән. Шушы репетиторга ул 200 мең доллар түлиячәк, дип ышандырган.

Стэнфорд университеты


Кайда: Стэнфорд, Калифорния, Америка Кушма Штатлары




Стэнфорд университеты – АКШның иң дәрәҗәле һәм рейтинглы университетларының берсе. Пало-Альто шәһәре янына якын урнашкан. Бу вузның күп кенә студентлары бик бай. Аны тәмамлаучылар Hewlett-Packard, Electronic Arts, Sun Microsystems, Nvidia, Yahoo!, Cisco Systems, Silicon Graphics һәм Google компанияләрен булдырган.

Лондон университеты


Кайда: Лондон, Бөекбритания




Биредә 120 мең студент укый. Бөекбританиядә ул күпсанлы студентлар буенча икенче урында тора. Аның иң танылган институты – Лондон икътисад мәктәбе. Миллиардер Джордж Сорос нәкъ шунда белем алган да инде. Иң борынгы университетлар арасында Лондонныкы өченче урында тора. Биредә дәресләр 160 бинада уздырыла.

Дубайдагы Америка университеты


Кайда: Дубай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре




Берләшкән Гарәп Әмирлекләре нефтькә бай булуы аркасында иң бай ил булып санала. Шуңа да биредәге уку йортлары бай балалары белән шыплап тулган. Дубайдагы Америка университеты да шундыйларның берсе: аның парковкасы бай автомобильләр белән тулган. Һәм бөтен машиналар да – студентларныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев