Логотип Идель
Ачыш

СИНЕҢ МӘКТӘП ЮНЕСКО МӘКТӘБЕМЕ?

ЮНЕСКО тарафыннан ассоциацияләнгән мәктәпләр ни белән шөгыльләнә? Бу сорауга җавапны ЮНЕСКО тарафыннан ассоциацияләнгән мәктәпләрнең 65 еллыгына багышланган конференциядә табып булды. Баксаң, Татарстанның кайбер белем учаклары да бу исемлеккә кергән икән бит! Мондый оешмалар укучыларга мәдәни күптөрлелекне аңларга һәм аны дөрес итеп кулланырга өйрәтә.
«ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» халыкара проекты ЮНЕСКО тарафыннан 1953 елда булдырылган. Бүген ул 181 илдәге 11 мең оешманы үз эченә ала. Әлеге проект – оешманың иң уңышлы проектларының берсе. Анда катнаша торган белем бирә торган оешмалар арасында балалар бакчалары, башлангыч, урта мәктәпләр, көллият, техникум, училищелар, укытучыларны әзерләү курслары программасы бар.

Хәзерге вакытта бөтен дөнья буйлап таралган ЮНЕСКО мәктәпләре 11 меңгә җитә. Россиядә аларның саны 369, шуларның 13е – Татарстанда.

«ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре»ндә катнашкан оешмалар дүрт төп юнәлеш буенча эшли:


√ БМО һәм ЮНЕСКО турында мәгълүмат тарату;
√ экология һәм әйләнә-тирәне саклау;
√ бөтендөнья мәдәни һәм тарихи мирасны өйрәнү;
√ кеше, бала хокуклары, демократия һәм көчләмәү.

Гомумән, мондый мәктәпләр пилот проектлары аркылы ЮНЕСКО идеалларын алга сөрә, үсеп килә торган буынны һәрчак үзгәрүчән дөньяга әзерләргә тели.

«ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» проектын тормышка ашырганда, Россиянең Идел буе округындагы мәктәпләрне бер-берсе белән хезмәттәшлеген ныгытыр өчен, 2001 елда «Волга» төбәк координация үзәге дә булдырылган. Аның составына Татарстан да керә.

«Волга» төбәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып түбәндәгеләр тора:

√ башка төбәкләр белән хезмәттәшлек итү;
√ проект эшчәнлеге;
√ ЮНЕСКО идеяләре һәм миссиясен популярлаштыру;
√ әлеге проектка яңа партнерларны тарту.




Сабин Децель, «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре»нең халыкара координаторы:

– «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» мәктәпләрнең иң зур челтәре булмаса да, ул – 100 ил әгъзаларын берләштергән бердәнбер оешма. Безнең төп максатыбыз – укучыларны тотрыклы үсешкә (устойчивое развитие) ярдәм итә торган белем, күнекмәләргә өйрәтү. Әлеге конференцияне Россиядә, аерым алганда Казанда, оештыру дөрес. Чөнки Россия, Япония белән Бразилиядән соң, милли асооциацияләнгән мәктәпләр буенча өченче урында тора.

Россиядәге шундый һәр мәктәп үз тәҗрибәсе белән бүлешә ала. Без мәктәпләр һәм илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш. Бу төп бурычларыбызның берсе. Казан – бу очрашу өчен дөрес сайлап алынган урын, чөнки ул – гаҗәеп тарихлы, мәдәни төрлелек һәм мәдәниятара диалог шәһәре.

Казанда сез бу ЮНЕСКО мәктәпләрен, укытучыларын бергә җыясыз, уңыш тарихлары белән бүлешәсез, мәсьәләләрне хәл итәргә җыеласыз. Без ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләрендә белем бирү инклюзив, имин, толерантлы булсын, дип тырышуларын күрәбез.




Бүген «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» исемлегенә дәүләтнеке булган һәм шәхси мәктәпләр, балалар бакчалары, профессиональ белем бирү учреждениеләре керә ала. Хәзер Россиядәге 9 төбәктә бу проектның үз кооррдинаторлары бар. Ә алар белән Казандагы «ТИСБИ» идарә университеты ректоры Нэлла Прусс җитәкли. Ул – шушы проектның бөтен Россия буенча координаторы.

[caption id="attachment_29352" align="aligncenter" width="1170"] Фото: www.tatar-inform.ru[/caption]

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» проекты юнәлешендә «ТИСБИ» идарә университетында уникаль проект тормышка ашырыла. Аның буенча өч программа эшли: «ЮНЕСКОның халыкара кафедрасы», «профессиональ белемгә өлеш кертү үзәге» һәм «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре».

Әлеге конференция дәвамында дөньяның 27 иленнән килгән милли координаторлар шушы юнәлештә белем бирү практикалары белән таныша. Нәтиҗәдә, иртәгә шушы чараның резолюциясе кабул ителәчәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев