"ЯЛКЫН" - ИҢ ЯХШЫ БАСМА!

"Ялкын"ны яратучы, аның уңышларына шатланып торучы дусларыбыз белән уртаклашыр сөенечебез бар!!! Бүген "Ялкын" журналы XXI «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» журналистлар конкурсында "Иң яхшы республика, шәһәр һәм район матбугат чарасы" номинациясендә ҖИҢҮЧЕ БУЛДЫ! ???



19 май - Татарстан Матбугаты көне! Шул уңайдан ел саен республикабызда иң яхшы мәгълүмат чараларын һәм журналистларын билгелиләр. Әлеге минутларда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге концерт залында XXI «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Безнең редакция дә чираттагы "Бәллүр каләм"ен "Иң яхшы республика, шәһәр һәм район матбугат чарасы" номинациясендә алды.

Кадерле "Ялкын" укучысы! Кадерле дус! Бу җиңүебезне Синең белән уртаклашуыбыз юкка түгел. Чөнки безнең һәр ирешкән уңышыбыз - ул уртак җимеш! Синең яратуың, "Ялкын" белән кызыксынуың, журналыбызны укуың безне тагын да күбрәк эшләргә, яңа үрләргә ирешергә, яңа горизонтлар ачарга көч бирә! Безнең белән булганың өчен рәхмәт, дустым!





























Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    681
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    334
    0
    0

Блоглар