Логотип Идель
Ачыш

ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯДА САК БУЛЫРГА КИРӘК! /интернетта утыручы яшүсмерләр өчен/

Интернет ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Монда син уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне таба аласың. Шулай ук интернетта син дусларың белән аралашасың, яки яңа танышлар таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында синең үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа да зыян килергә мөмкин. Менә бу кагыйдәләр белән танышып чыксаң, аларга җитди карасаң һәм алар белән дусларыңны таныштырсаң - күп кенә начар нәрсәләрдән ерак булырсың!

Таныш булмаган кешеләр белән интернетта аралашу кагыйдәләре:




  1. Шәхси мәгълүматларны (парольләр, телефон, адрес, мәктәп номеры) интернеттагы таныш булмаган кешеләргә җиткерә күрмә.

  2. Таныш булмаган кешеләр белән фотолар алмашудан да тыелып тор.

  3. Әгәр үзеңнең яңа виртуаль танышың белән реаль тормышта очрашасың килә икән, моны бары тик әтиең һәм әниең күзәтүе астында гына эшләргә ярый.

  4. Әгәр интернеттагы яңа танышың белән аралашу негативка үзгәрә икән - кичекмәстән бу аралашуны туктат һәм башка яңартма.

  5. Әгәр синең яңа интернет танышың синнән күпкә олырак икән, аның белән аралашуың турында һичшиксез әти-әниеңгә хәбәр ит.


Интернетта аралашу куркынычсыз булсын өчен...




  1. Үз паролеңне берәүгә дә әйтмә. Синең паролеңне җиңел генә "чишеп" булмавына инан: аңа саннар, баш һәм юк хәрефләре өстә.

  2. Социаль челтәрләрдә үзең турында шәхси мәгълүматларны (телефон, адрес, мәктәп номеры) урнаштырма.  Бу мәгълүматларны белсә, җинаятьче сине реаль тормышта бик җиңел таба алачак.

  3. Онлайн-танышулар белән бик сак бул һәм виртуаль аралашудан ары узмаска тырыш.

  4. Эзләү системаларында, социаль челтәрләрдә һәм башка сайтларда куркынычсыз эзләү режимыннан куллан, әгәр настрокаларда бар икән - яки яшь фильтрларыннан файдалан.

  5. Смартфонда үзеңнең булу урыныңны билгели торган функцияне сүндереп куй.


Интернеттта аралашуның төп кагыйдәләре:




  1. Дустанә мөнәсәбәттә бул, арадашчыңны үпкәләтә алырдай начар сүзләр кулланма. Интернетта негатив синекеннән башка да җитәрлек.

  2. Әгәр синең үзеңә начар сүзләр язалар икән, игътибар итмә. Агрессия белдерүчеләр белән дә аралашуны шунда ук өз.

  3. Әгәр синең берәр кеше белән бүтән аралашасың килми икән, ә ул һаман сиңа язып йөдәтә икән - аны блокка җибәр («черный список»ка өстә) яки ресурсның модераторларына шикаять яз.


https://youtu.be/xmyCmQKP-JI

Син интернетта вакытыңны ничек уздырасың? Монда күп төрле мөмкинлекләр ачыла шул: аралаша аласың, мәгълүмат эзлисең, яңа нәрсәләр беләсең. Әмма интернетның куркыныч ягы барын син беләсеңме? Үзеңне күп кенә күңелсезлекләрдән саклар өчен интернетта утыруның берничә гади генә кагыйдәсе белән танышып кит әле!


Сак бул: компьютерга вирус һөҗүм итә!


Көнеңне Интернеттан башка уздырганың бармы, дустым? Бик сирәк, әйеме?! Смартфоннан гына түгел, компьютер аша да Интернет диңгезенә чумарга туры киләдер. Өеңдә булмаса, мәктәп яисә китапханә компьютеры да ярап куя. Кыскасы, мөмкинлекләр иксез-чиксез.

Нинди генә компьютер артында утырсак та, аңа төрле вируслар зыян китерергә мөмкин булуын истән чыгарып җибәрәбез. Ишеткәнең бардыр бит?! Аларны әле үтә зарарлы программалар, дип тә атыйлар. Менә шул вируслар мөһим мәгълүматны юк итәргә яисә Интернет аша акча урларга да мөмкин.

Шуңа да саклык чаралары күрергә онытмагыз:


- Компьютерны саклау өчен аңа махсус программалар һәм фильтрлар урнаштырылган. Аларны көйләү мөмкинлекләрендә берни үзгәртмәгез!

- Шикле файлларны компьютерыңла саклама һәм ачып та карама.

- Көмпьютерның вируска каршы программасы киңәш итми икән, “шикле” саналган сайтларга кермәскә кирәк.

- Төрле логин һәм парольләрне берәүгә дә әйтмә, Интернетка да “элмә” – алар фатир ачкычы кебек ышанычлы сакланырга тиеш.

Интернет җинаятьчеләре


Мәктәп һәм өйдән читтә үзеңә зыян китерердәй яисә сине талардай кешеләр очрарга мөмкин булуын яхшы беләсеңдер. Бу хакта исеңнән чыгарма – Интернетта да явыз ниятлеләр бар. Шуңа да Интернет киңлегендә нәкъ менә урамдагы кебек сак эш итәргә кирәк.

Иң мөһим киңәшләр:


- Адресың һәм телефон номерыңны таныш булмаган кешеләргә әйтмә һәм беркайчан да Интернетка “элеп” куйма. Әти-әниең рөхсәтеннән башка фотографияңне берәүгә дә салма. Җинаятьчеләр әлеге мәгълүматны сиңа һәм якыннарыңа каршы кулланырга мөмкин.

- Әгәр дә ниндидер бәйгедә катнашырга теләсәң, ә анда синең мәгълүматлар сорала икән, иң беренче әти-әниең белән киңәшләш.

- Интернет аша танышкан кешегә беркайчан да кунакка килергә ышандырма. Әгәр дә очрашу билгеләнсә, ул кеше күп җыелган урында булырга тиеш. Яныңда әти-әниең булса тагын да яхшырак. Исеңдә тот: синең яшьтәшең битлеге артына начар ниятле олы кеше дә булырга мөмкин.

Үзеңне ничек тотарга?


Җинаятьчеләрдән тыш, Интернетта тәрбиясез һәм явыз кешеләр дә бар бит әле. Үз кәефләрен күтәрү өчен аларга башкалардан көлү берни дә түгел. Алар сиңа теләсә-нинди фотолар җибәрергә, төрлечә рәнҗетергә дә мөмкин. Һәм алар белән син төрле сайт, форум, чатларда очрашырга мөмкин.

Андый очракта исеңдә тот:


- Сине кимсетә торган хәбәр язганнар икән, аңа каршы җавап бирмә – аралашуны гына туктат.

- Әгәр дә сиңа Интернет аша яныйлар икән, бу хакта әти-әниеңә җиткерергә оялма. Исеңдә тот, янауның максаты – сине куркыту һәм үпкәләтү. Әмма андый кешеләр җаваплылыктан курка.

- Күмәкләшеп эзәрлекләү – бу шәвкатьсезлекнең чиктән тыш чагылышы. Корбанга төрле кимсетү һәм янау сүзләре әйтелә, аның фотографияләрен бозалар һәм барлык мәгълүматларны бастыралар. Башкаларны шул рәвешле кимсетүчеләргә беркайчан да кушылма һәм алар белән аралашма.

- Барлык очракларда да әти-әниең белән киңәш.

...Килешәсеңдер – әлеге киңәшләрне үтәүнең бер авырлыгы да юк бит, дустым. Шулай булгач, Интернет киңлекләрендә хәерле сәяхәт кенә теләп калабыз!




МЕНӘ БУ САЙТТА "КОТКАРУЧЫ" УЕНЫН УЙНАП КАРА ӘЛЕ: ҮЗЕҢНЕ ДӘ, БАШКАЛАРНЫ ДА КОТКАРЫП, ГЕРОЙ БУЛА АЛАСЫҢМЫ?






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев