Логотип Идель
Ачыш

ТНВның БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ

Үткен каләмле, туры сүзле, төгәл фикерле журналист булыр өчен ни кирәк? ТНВлылар КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамларга кирәк дип саный. Шуңа быел 11-нче сыйныфны бетерүче яшьләребезгә моның өчен махсус шартлар да тудырырга әзер. Сүзем, "Әйдә, ТНВга" бәйгесе турында. Ишеткәнсездер, "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы җитәкчелеге шушы бәйгедә катнашкан 3 лаеклы кандидатны сайлап алып, КФУга, югары белем алырга урнаштырырга вәгъдә иткән иде.

ҖИҢҮЧЕЛӘР — КЕМНӘР АЛАР?


...Һәм вәгъдәсендә торды да! Бүгенге көндә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле:

 Алия Сабирова, Арча районың 5-нче гимназиясе
 Сиринә Сәхапова, Лениногорск районы, Иске Кувак мәктәбе
 Инзилә Хөсәенова, Азнакай районы


Күреп торасыз, бүген журналистиканы кызлар аеруча үз итә. Егетләр бәйгедә берән-сәрән генә катнашкан. Кызлар өчесе дә журналитика дөньясы белән күптәннән кызыксына, зәңгәр экраннар аша балку турында хыяллана.

[caption id="attachment_26638" align="alignleft" width="500"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

— Кызлар, без сездән бары "5"ле билгеләренә генә укуыгызны көтәбез, - дип белдерде телеканалның генераль директоры Илшат Әминов. — Һәм зур өметләр багълыйбыз, әлбәттә. Татарстан телевидениясенә белемле, кыю фикерле, үткен яшьләр кирәк. Шул кадрларны үзебезгә үзебез булдырырга алындык, Казан федераль университеты, һәрвакыттагыча, ярдәм кулын сузды. 2018-нче елдан журналитстика бүлегендә бушлай уку мөмкинлекләре бетерелә, телебезне саклап калу һәм профессионаллар әзерләү өчен шушы бәйгене оештырдык.

БӘЙГЕ НИЧЕК УЗГАН?


Бәйгегә барлыгы 41 эш кабул ителгән.

— Кызганыч, күп эшләрне бәйгедән төшереп калдырырга туры килде. Чөнки алар барыбер дә журналистика бүлегенә укырга керә алмаслар иде. Ник дигәндә, БДИ буларак рус әдәбиятын сайлау кирәк, бәйге игълан ителгән чорга алар сайланып беткән булырга тиеш иде. Шуңа без калган конкурсантлар белән җентекләп эшләдек: алар грантсыз да, үз теләкләре буенча барыбер дә журналистиканы сайларлар дип фараз кылдык, - дип фикерләрен белдерде КФУ татар журналистикасы бүлеге мөдире, галим Васил Заһит улы Гарифуллин.

[caption id="attachment_26637" align="alignleft" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]
"Әйдә ТНВга" 3 этаптан торган:

 татар телендә эссе (41 кеше)
 үзең турында креатив видео төшереп җибәрү (27 кеше)
 танылган шәхесләрдән камералар алдында интервью алу (6 кеше).

Әлеге кирәкле, кызыклы, файдалы проект дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев